2021-2022 нче уку елында Актаныш районы укучылары төрле фән олимпиадаларында 128 призлы урын яулады. Әлеге күрсәткеч буенча Актаныш республика күләмендә беренче бишлектә бара һәм еллар дәвамында, мөгаллимнәр, укучылар тарафыннан куелган системалы хезмәт нәтиҗәсендә һәрвакыт үсештә.
Мисал өчен, 2014-2015 елда 41 призлы урын булган, 2015-2016 уку еллында -51, 2020-2021 елда - 123 призлы урынга ирешкәнбез.