Дәүләт Думасы социаль якланмаган гражданнарга көллият һәм техникумнарга кергәндә ташламалар бирү турында закон проектын беренче укылышта кабул итте.
Дәүләт Думасы депутаты, Кече һәм урта эшмәкәрлек комитеты рәисенең беренче урынбасары Әлфия Когогина: "тугызынчы сыйныфтан соң техникум һәм көллиятләрдә укуларын дәвам иткән укучылар саны елдан-ел арта бара. Техник белем бирүнең популярлыгы да, яшьләрнең мөстәкыйльлеккә, тиз арада һөнәргә омтылышы да чагыла. Без Урта һөнәри белем алу мөмкинлеген арттырабыз һәм хокукый гаделсезлекне бетерәбез, чөнки хәзер федераль бюджет хисабына социаль якланмаган категория гражданнарны бары тик югары белемгә генә өстенлекле кабул итү хокукы каралган. Новелла, шул исәптән ятим балаларга, I һәм II төркем инвалид балаларга, бурыч үтәгәндә һәлак булган хәрби хезмәткәрләрнең балаларына да кагылачак».
2021 елда колледж һәм техникумнарга тугызынчы сыйныфны тәмамлаучыларның 60 % ы укырга кергән, безнең илдә барлыгы 3,5 млн тирәсе укучы Урта һөнәри белем ала.
Документ нигезендә, социаль якланмаган 13 категория техникум һәм көллиятләргә ташламалы рәвештә укырга керү хокукына ия булачак. Өстенлек керү имтиханнарын уңышлы узганда биреләчәк.