Актанышлылар Татарстан Республикасы икътисад министрлыгы тарафыннан үткәрелгән «Татарстан Республикасы халкының формаль булмаган мәшгульлеге» социологик тикшеренүдә катнаша ала

2022 елның 14 июне, сишәмбе

Татарстан Республикасы икътисад министрлыгы (алга таба – Министрлык) агымдагы елның 8-19 июнендә «Татарстан Республикасы халкының формаль булмаган мәшгульлеге» дигән социологик тикшеренүләр уздыру турында хәбәр итә.

Сораштырулар хезмәт базарында хезмәт мөнәсәбәтләрен теркәү, халыкның аз керемле категорияләрен социаль яклау чараларын тормышка ашыруны тәэмин итү буенча эшләр торышын өйрәнү максатыннан үткәрелә.

Социологик тикшеренү Министрлыкның рәсми сайтында «Эшчәнлек» («Деятельность») бүлегендә, «Халык һәм бизнес вәкилләрен сораштыру» («Опросы населения и представителей бизнеса») бүлекчәсендә онлайн анкеталы сораштыру үткәрү юлы белән гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International