Энгель Фәттахов традицион милли Сабантуй бәйрәме белән котлады

2022 елның 12 июне, якшәмбе

Бүген без татар халкының милли бәйрәме – Сабантуйга җыйналдык. Халкыбызның ерак гасырлардан безнең көннәргә кадәр  килеп җиткән әлеге затлы милли бәйрәме, заманнар ничек кенә үзгәрсә дә, һәрвакыт сагынып көтеп алына торган олы вакыйга булып кала бирә. Бай тарихлы бу бәйрәмдә татар халкының үзенчәлекле гореф гадәтләре, традицияләре, туган телгә, бай мәдәниятебезгә булган олы ихтирамы чагылыш таба. Милләтебезгә хас булган чаялык, уңганлык, юмартлык һәм кунакчылык, эш сөю кебек күркәм сыйфатлар Сабантуйда аеруча ачылып, тагын да көчәеп китә.  Якты хатирәләр, шатлык, туганлык хисләре аша һәркемнең йөрәгендә урын алган Сабантуй яшен-картын, олысын-кечесен, төрле милләт һәм дин вәкилләрен берләштерә, башка бик күп халык бәйрәмнәре кебек үк, дус тату, узара аңлашып, мәдәни казанышлар белән уртаклашып яшәү үрнәге булып тора.

Барлык райондашларыбызны, бәйрәмебезне олылап, сагынып кайтучы якташларыбызны, ветераннарыбызны, бүгенге бәйрәмдә катнашучы һәркемне район Советы, Башкарма комитеты һәм шәхсән үз исеменнән халкыбызның яраткан милли бәйрәме – Сабантуй  белән ихлас күңелдән кайнар котлыйм,  хезмәтегездә  уңышлар,    ныклы сәламәтлек, һәммәгезгә шатлык һәм гаилә бәхете телим.

12 июнь, дәүләтебезнең иң олы бәйрәмнәренең  берсе булган Россия көне буларак бәйрәм ителә. Бу көнне без уникаль тарихы, бай мәдәни һәм рухи мирасы булган Ватаныбызны олылыйбыз. Россия көне – илебезнең бүгенгесе һәм киләчәге өчен милли бердәмлек, уртак җаваплылык символы да. Актаныш районы да илебез үсешенә үз өлешен кертә. Намуслы хезмәтләре, һөнәри казанышлары, агросәнәгать комплексындагы уңышлары белән актанышлылар кече Ватаныбызны данлыйлар.

Ә Сабантуй бәйрәме – ул беренче чиратта игенчеләрнең, авыл хезмәтчәннәренең, районыбызда, республикабызда азык төлек муллыгын тәэмин итү өчен тырышлык куйган һәркемнең бәйрәме. Районыбыз хезмәтчәннәре дә элек-электән килгән традицияләрне дәвам итеп, быелгы Сабантуена да фидакарь эшләр, зур гына хезмәт бүләкләре белән килделәр.

Быел да игенчеләребез язгы-кыр эшләрен тиешле агротехник срокларда, зур оешканлык һәм югары сыйфат белән башкарып чыктылар. Чәчелгән мәйданнарга зур өметләр баглап бер гектарга уртача 67 кг тәэсир итү көчендә минераль ашлама кертелде. Ә Чәчер хуҗалыгында, Әнәк агрофирмасында әлеге күрсәткеч 100дән артык. Актаныш агрофирмасы, Ташкын, Нигез, Чишмә хуҗалыклары гектарына 70 кг ашлама керттеләр. Бүгенге көндә дә яфрактан тукландыру эше дәвам итә.

Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре төнне көнгә ялгап эшләве аркасында өстәлләребез мул. Кояш нурлары белән бергә басуга чыгып, вакыт белән исәпләшми эшләүче механизаторларыбыз алдында баш имичә мөмкин тугел. 2022 елның Кыр батыры исеменә лаек Идрисов Нияз Риф улы кебекләр булганда киләчәгебез өметле, игенчелек тармагы ышанычлы кулларда.

Терлекчелек – хуҗалыклар өчен ел дәвамында тотрыклы продукция һәм керем алу чыганагы. Игенчелектә дә, терлекчелек тармагында да киләчәгебезнең иминлегенә нигез салына торган көннәр. Һәр мизгелне, һәр мөмкинлекне файдаланып хезмәт куяр чак.

Актаныш агрофирмасы, Башак, Нигез, Чишмә Нур баян хуҗалыклары терлекчелекнең төп күрсәткече булган сөт җитештерүне ел саен арттырып баралар. Тырыш хезмәтләре белән районның социаль икътисади үсешенә саллы өлеш керткән савымчыларыбыз: Актаныш агрофирмасыннан Миңнеханова Алина Николай кызы, Чишмә хуҗалыгыннан Ахмадуллина Изилә Галимҗан кызы, Әнәк агрофирмасыннан Низамова Алсу Сәфәргали кызына ихластан рәхмәтемне җиткерәм.

Ел саен авыл җирлекләре, авыллар, район үзәге оешмалары арасында чисталык, төзекләндерү, яшелләндерү буенча смотр конкурслары үткәрелә, аларга Сабантуйда нәтиҗә ясала һәм алдынгылар бүләкләнә. Бүген дә без бу конкурска йомгак ясаячакбыз. Аеруча Пучы, Әтәс, Айман, Аккүз, Мәсәде, Чуракай, Татар Суыксу җирлекләре бәйрәмгә зур әзерлек белән килде. Район үзәге оешмалары арасында 7 нче санлы “Алтынчәч” балалар бакчасы, Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат, үзәк хастаханә, Балалар иҗат үзәге кунакларны, райондашларыбызны шау чәчәккә күмелеп каршы ала. 

Мәдәният, мәгариф, физик тәрбия һәм спорт, сәламәтлек саклау өлкәләрендә дә ирешелгән уңышларыбыз куандыра.

“Созвездие – Йолдызлык” республикакүләм телевизион яшьләр эстрада фестивалендә, быел район тарихында беренче тапкыр “Агыйдел” дәүләт җыр һәм бию ансамбленең киләчәге булган “Ак инеш” балалар бию ансамбле Гран-Прига ия булды. “Тамчы”, “Лачыннар” вокаль ансамбльләре үзләрен танытып, ел дәвамында күркәм нәтиҗәләргә ирештеләр.

Узып баручы уку елында район укытучыларының фидакарь хезмәте, укучыларыбызның тырышлыгы нәтиҗәсендә Бөтенрәсәй, халыкара, төбәкара, республика олимпиадаларында 128 призлы урын яуланды. Җиңүләрнең саллы өлеше Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия – интернат укучыларының һәм мөгаллимнәренең хезмәте.

Ел дәвамында, кайсы гына өлкәне алсак та районыбыз алгарышта бара. Алда әле башкарасылар шактый. Кыскасы, эшләрнең берсе икенчесенә ялгана. Авылда эш әнә шулай гөрләп, тормыш кайнап тора. Бу тынгысыз, әмма мактаулы, игелекле хезмәтләрендә авыл кешеләренә барыбыз да ныклы сәламәтлек телибез.

Хөрмәтле райондашлар!

Мөхтәрәм кунаклар!

Сабантуйда алынган рухи күтәренкелек, бердәмлек һәм дуслык – уңыш бәйрәменә кадәр дәвам итсен, һәркайсыбызга көзге муллыктан бай табын артында җыелырга, бер-беребезгә матур теләкләр теләргә, хезмәтебез җимешләрен татырга насыйп булсын. Быелгы Сабантуе сезгә күп сөенечләр китерсен, күңелегезне ачсын, тормышларыгызны ямьләндерсен иде. Барыгызга да чын күңелемнән исәнлек-саулык, бәхет һәм иминлек  телим!

Бәйрәмебез котлы булсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International