Район башлыгы Энгель Фәттахов, һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан социаль яклау хезмәткәрләре белән түгәрәк өстәл артында очрашып, Рәхмәт хатлыры, бүләкләр һәм чәчәк бәйләмнәре тапшырды..jpg)
"Хөрмәтле халыкны социаль яклау хезмәткәрләре, кадерле ветераннар! Сезне ихлас күңелдән һөнәри бәйрәм — социаль хезмәткәрләр көне белән котлыйм. Җәмгыятебез нинди генә үсеш юллары аша узмасын, һәрвакыт кайгыртуга мохтаҗ кешеләр бар. Аларны дәүләт яклавы социаль хезмәткәрләрдән башка мөмкин булмас иде. Бу олы вазыйфаны башкару кешеләр тормышы өчен җаваплылык белән тыгыз бәйләнгән. Социаль хезмәткәр булу — бу үзеңне башкаларга багышлау дигән сүз. Бу — шәфкатьлелек, миһербанлылык, хезмәт сөю, кешеләрне ярату сыйфатын бергә җыйган һөнәр. Сез булганда безнең ветераннарыбыз, инвалидлар, өлкәннәр, ялгыз кешеләр, ятим балалар, аз тәэмин ителгән гаиләләр — барысы да даими игътибар үзәгендә. Сезгә әлеге җаваплы эшегездә зур уңышлар, нык сәламәтлек, тормышыгызда иминлек һәм гаилә иминлеге телим, -дип ихлас котлауларын җиткерде ул.