Актаныш районының иң төзек авыл җирлекләре билгеләнә

2022 елның 8 июне, чәршәмбе

Бүген Актаныш муниципаль район башлыгы урынбасары Илшат Габдулхаев җитәкчелегендәге комиссия авыл җирлекләренең бәйрәмгә әзерлеген карады. 

Төп шартлар һәм күрсәткечләр: авыл капкасы (буялып, яңартылып куелырга тиеш), олы юл яны агачлыклар (агартылган булырга тиеш), авыл урамнары (чисталык), социаль объектларның торышы (чистартылып, төзекләндерелгән булырга тиеш), зиратлар (чисталыгы), дәүләт программалары нигезендә җирлектә башкарылган эшләр. Соңгы күрсәткеч 10 балл белән бәяләнә, калганнарына максималь 5 балл бирелә. 

Конкурс нәтиҗәләре буенча Актаныш районының иң төзек авыл җирлекләре билгеләнә, алар Актаныш муниципаль районы башлыгы премиясе белән бүләкләнәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International