Энгель Фәттахов район матбугаты хезмәткәрләре белән очрашты

2022 елның 20 мае, җомга

"Массакүләм мәгълүмат чараларының тормыштагы роле бәяләп бетергесез зур. Газета-журналлар өйгә килеп кергән кунак кебек. Алар үзләре белән район яңалыклары, кызыклы фикерләр, күңелле, кайчак гыйбрәтле дә хәбәрләр алып киләләр.

“Актаныш таңнары” газетасының 90 еллык тарихы бар. Әлеге вакыт эчендә газетаны чыгару, халыкка җиткерү юнәлешендә кемнәр генә хезмәт куймады. Газетаның нинди генә тармагын алсак та, һәркем үз эшен намус белән башкарып, җаваплылык хисе белән, газета укучылар кулына вакытында килеп керсен өчен бар тырышлыгын куя.

Һөнәри бәйрәм уңаеннан, җирле телевидение һәм радио хезмәткәрләрен дә тәбрик итәм. Актаныш халкы сезнең тапшыруларны көтеп ала, яратып тыңлый һәм карый. Матбугат сүзенә сак карашыгыз, укучыларыгызга һәм тыңлаучыларыгызга карата хөрмәтегез сезнең һөнәри осталыгыгыз турында сөйли. Каләм көчегез киләчәктә дә кимемәс, журналистика үсешенә, район халкының милли матбугатын һәм мәдәниятен, социаль-икътисадый тормышын үстерүгә үз өлешен кертер дип ышанам", - дип ихлас теләкләрен җиткерде ул. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International