Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең төп проектлары турында белешмә

2022 елның 11 мае, чәршәмбе
  1. «Казан басма» татар милли компьютер шрифты. Шрифт 1803 елда Казанда Азия типографиясендә чыккан һәм тарихка мөселман дөньясында беренче басма Коръән буларак кереп калган «Казан басма»сының тарихи типографик оттискысы нигезендә ясалды. “Казан басмасы” дөнья күләмендә үзенең уникаль шрифты аркасында киң таралган була, шуңа күрә “Казан басма” заманча компьютер шрифтын булдыру Коръән һәм китап бастыруның татар традицияләрен торгызу эшенә саллы өлеш кертә. Заманча «Казан басма» татар милли компьютер шрифты 2022 елның 20 маенда «Россия – ислам дөньясы» Стратегик караш төркеме утырышында тәкъдим ителәчәк һәм өммәт файдасына бушлай күчереп алу өчен онлайн-ресурска урнаштырылачак.

2. Яңартылган «Казан басмасы». «Казан басма» – мөселман дөньясында фәнни-дини җәмәгатьчелек тарафыннан танылган, "Ар-Расм Әл-Усмани" стандартына туры килгән беренче Коръән басмасы. Аңа кадәр Коръән Ауропада һәм Петербургта басылып чыккан була, әмма «Казан басмасыннан» аермалы буларак, бу басмалар, Коръәннең оригинал текстыннан тайпылышлар булу сәбәпле, фәнни кыйммәткә ирешми. Ислам мәдәнияте өчен зур казаныш булуына карамастан, “Казан басмасын” революциягә кадәрге татар галимнәре камилләштерергә хыялланган һәм бу хакта алар арасында күп бәхәсләр булган. Бу мәсьәлә буенча 1909 елның 7 гыйнварында Казанга берничә йөз мөселман галиме җыела: алар арасында Әхмәдһади Максуди, Шәйхелислам Хәмиди, Муса Бигиев һ.б. кебек күренекле татар дин әһелләре һәм башкалар була. Алар “Казан басмасын” яңарту буенча үз тәкъдимнәрен җиткерә. Ләкин төрле сәбәпләр, шул исәптән 1917 елгы революция аркасында да, аларның эшләре тәмамланмыйча кала. Әмма бу мәсьәләләр турында 2 бәһасез хезмәт сакланып калган: Шиһабетдин Мәрҗанинең «Фәваид әл-Мөһиммә» һәм Муса Бигиевнең «Тасхих расми хат» китаплары. Бу хезмәтләрне нигез итеп алып, 112 ел үткәч, Нәзарәт белгечләре, Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу кысаларында, Коръән текстын «Казан басма» компьютер шрифты ярдәмендә яңадан җыя һәм, революциягә кадәрге татар галимнәренең искәрмәләрен исәпкә алып, заманча халыкара стандартларга туры китереп, яңартылган “Казан басмасын” әзерләде. Басма 2022 елның 20 маенда «Россия – ислам дөньясы» Стратегик күзаллау төркеме утырышында тәкъдим ителәчәк һәм өммәт файдасына бушлай күчереп алу өчен онлайн-ресурска урнаштырылачак.

3. “Казан басмасының” репринт басмасы. «Казан басма» тарихи нөсхәсе ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хозур» нәшрият йорты тарафыннан Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган тантана кунакларына тапшыру өчен 4000 данә күләмендә бастырылды. Әлеге бүләк татар өммәтенең иң олы казанышы, мөселман мәдәниятен үстерүгә керткән иң саллы өлеге турында искә төшереп торачак.

4. Кулъязма Коръән. Проект илебезнең Коръәнне өйрәнү һәм ислам дин гыйлеме фикере өчен фәнни кыйммәткә ия булачак. Моннан тыш, ул каллиграфия сәнгате әсәре буларак та әһәмиятле һәм Россия мөселманнарының Гыйльмел-Хат фәнендә җуелган традицияләрен торгызуда беренче адым булачак. Гыйльмел-хатт – гарәп хәрефләрен язу кагыйдәләрен өйрәнүче фән. Бу традицияләр советлар чорында югала, әмма Россия ислам институтында хаттат Рамил хәзрәт Насыйбуллин җитәкчелегендә күп еллар дәвамында өйрәнелеп, яңадан торгызылды. Аның укучысы, хаттат Артур Писаренко кулъязма Коръәнне язу өчен сайлап алынды. Бүгенге көндә мүсхәфнең бер җүзе, ягъни Коръән текстының 1/30 өлеше язылып бетте һәм Изге Китапның тагын бер җүзен язу буенча эш төгәлләнеп килә. Коръәнне каллиграфик ысул белән язудан кала, язылган битләрне программада электрон нөсхәгә күчерү һәм тикшерү өчен экспертлар комиссиясенә тапшыру эшләре дә алып барыла. Комиссия эшенә Дубайдан дөньякүләм танылган мөселман галиме, дин әһеле, Коръән әзерләү комиссиясе башлыгы, хафизлыкның иң югары дәрәҗәсенә ия булган шәех Мәэмүн әр-Рави җәлеп ителде. Әлеге эш 2 ел дәвам итәчәк. Мүсхәфне язарга керешү тантаналы рәвештә “Кол Шәриф” мәчетендә күпләгән кунаклар һәм мөфтиләр күз алдында Казанда Идел буе Болгар дәүләтендә рәсми рәвештә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына әзерләнү һәм аны үткәрү Республика оештыру комитетының утырышы узган көнне башланды. Кулъязма мүсхәфләр әзерләү тәҗрибәсе бүгенге көндә Согуд Гарәбстаны, Төркия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Бәһрәйн, Күвәйт, Катар, Ливия, Марокко һәм Пакьстанда бар.

5. Ибн Фадлан документаль-нәфис фильмы. Фильмда документаль һәм нәфис постановкалардан торган  хикәяләү чиратлаштырыла. Документаль өлештә экспертларның әңгәмәләре һәм фикерләре китерелә. Нәфис өлештә – 921-922 елларның чынбарлыгын реконструкция рәвешендә тасвирлаган кадрлар һәм Ибн Фадлан, Алмыш хан һәм аларның даирәсендәге кешеләрнең рольләрен башкарган актерларның уеннары. Фильмның хронометражы – 1 сәгать 30 минут. Фильмда Татарстанның 10 театрыннан 30га якын актеры катнаша. Шулай ук  башка төбәкләрдән дә артистлар уйный, шул исәптә кырым татарлары һәм Әстерхан өлкәсе театрлары артистлары да. Моннан тыш, массакүләм сәхнәләр һәм төрле эпизодлар өчен барлыгы 300дән артык актер җәлеп ителде. Фильм өчен 100 тарихи костюм тектерелде, 50 төрле реквизит әзерләнде. Алар арасында: кылычлар, калканнар, сөңгеләр, хәрби киемнәр. 

Фильмның экспертлары һәм консультантлары булып Дәүләт эрмитажы директоры М.Б.Пиотровский, РФА Көнчыггышны өйрәнү институты директоры А.К.Аликберов, Мәрҗани ис. Тарих институты директоры Р.Р.Салихов, КФУ халыклара мөнәсәбәтләр институты директоры Р.Р.Хәйретдинов, РФА матди мәдәният тарихы институтының өлкән фәнни хезмәткәре В.С.Кулешов, ТР Фәннәр академиясенең әгъза-корреспонденты Фаяз Хуҗин, Биләр тарихи-археологик һәм табигый музей-тыюлык директоры Зөфәр Шакиров, шулай ук Иран һәм Үзбәкстаннан белгечләр җәлеп ителде.

Съемкалар Казанда, Мәскәүлә, Санкт-Петербургта, Төмәндә, Әстерханда, Татарстанның Әтнә районында, шулай ук Үзбәкстанның Бохара һәм Хива шәһәрләрендә үтте. Иран һәм Казахстандагы хезмәттәшләр тарафыннан өстәмә видеоконтент әзерләнә. Ибн Фадлан сәфәренең бер өлеше Әстерхан өлкәсе Харабала районындагы киношәһәрчегендә  төшерелде. Фильмның кульминацион сәхнәсе өчен “Казан Экспо” күргәзмә үзәгендәге павильонда Алмыш ханның ставкасы төзелде һәм компьютер графикасы кулланылды. 

Документаль өлешләр өчен Казан, Болгар, Җүкәтау, Сувар һ.б. шәһәрчекләре өстендә аэросъемкалар башкарылды. Эрмитаж, РФ Дәүләт тарихи музее, ТР Милли музее, Мәскәүдәге Мәрҗани фонды, Болгар тарихи-архитектур музей-тыюлыкгы, Биләр дәүләт тарихи-археологик һәм табигый музей-тыюлыгында съемкалар эшләнде.

  1. Шиһабетдин Мәрҗанинең хезмәтләрен рус теленә тәрҗемә итү. Нигездә гарәп телендә иҗат иткән күренекле татар галиме Шиһабетдин Мәрҗанинең танылган фәнни әсәрләре рус телле укучылар өчен беренче тапкыр тәрҗемә ителә. Россия ислам институты белгечләре галимнең өч китабын рус телендә әзерләделәр:

- “Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар” (“Казан һәм Болгар хәлләре турында файдаланылган хәбәрләр”).

- “Вәфийәт әл-әслаф вә тәхийәт әл-әхлаф”

- “Мөкаддимәт".

Хәзерге вакытта Мәрҗанинең фундаменталь хезмәтләрен тәрҗемә итү эше тәмамланды, алар басмага әзер. Юбилей елында бастырып чыгару көтелә.

7. «Россиядә Ислам тарихы»

Китап Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Халыкара үзәге белән берлектә Россия ислам институтында рус, инглиз һәм гарәп телләрендә басмага әзерләнә. Әлеге хезмәттә Россиядә ислам яшәешенең меңьеллык тарихы бәян ителә.

8. Казанда Халыкара Коръән бәйгесе

Бәйге 2022нче елның 17-20нче маенда Казанда Татарстан Президенты ярдәме белән “Казан – Ислам хезмәттәшлеге оешмасының Яшьләр башкаласы 2022” халыкара программасы кысаларында үтәчәк. Оештыручылар – Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасының яшьләр форумы. Яшьләр дипломатиясе академиясе, “Сәләт” Татарстан Республикасы яшьләр иҗтимагый фонды, Татарстан мөфтияте һәм РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе белән берлектә. Бәйге дин кардәшләребезне Коръән уку традицияләренә җәлеп итү, Коръән хафизлардан иң яхшы укучыларны ачыклау һәм бүләкләү максатыннан үткәрелә. Гаризалар кабул итү кампаниясе чорында Евразиянең һәм Африканың 25 иленнән 70тән артык заявка алынды. 29 чит ил катнашучысы һәм Россия субъектларыннан 20 кеше сайлап алу турын үтте. Катнашучыларның яше – 18дән 30га кадәр. Катнашучыларны Дубайдан дөньякүләм танылган мөселман галиме, Коръән әзерләү комиссиясе (DIHQA) башлыгы, хафизлыкның иң югары дәрәҗәсенә ия булган шәех Мәэмүн әр-Рави рәислегендәге халыкара хөкемдарлар коллегиясе бәяләячәк. Шулай ук жюри әгъзалары арасында Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Чечня Республикасы башлыгы киңәшчесе Адәм Шаһидов, Төркиянең иң зур “Чамлыҗа” мәчете имамы Исхак Даныш һәм башкалар бар. Бәйге нәтиҗәләре буенча ир-атлар арасыннан – 3 һәм хатын-кызлардан 3 иң яхшы Коръән укучыны сайлап алачаклар. Җиңүчеләр Татарстан Республикасы Президенты премиясе, призерлар – Apple техникасы белән бүләкләнәчәк. Бүләкләү тантанасы “Кол Шәриф” мәчетендә узачак.

9. Darul-Kutub.com электрон китапханәсен яңарту. Китапханә 2013 елда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин башлангычы белән татар халкының бай дини мирасын саклау һәм мөселманнарга Хәнәфи мәзһәбенең абруйлы чыганаклары белән танышу мөмкинлеген булдыру максатыннан булдырылды. Бүгенге көнгә кадәр китапханә сайтына 1918 елга кадәр дөнья күргән 1600гә якын борынгы дини хезмәт цифрлаштырылып кертелгән. Сайтта китапларны онлайн рәвештә укырга һәм бушлай күчереп алырга мөмкин. Сайт дизайны барлык төр компьютерлар, смартфон һәм планшет экраннары өчен җайлаштырылган. Аны юбилей елы кысаларында яңарту көтелә.

10. Рус телендә онлайн-мәдрәсә. Проект беренче татар онлайн-мәдрәсә үрнәгендә һәм Татарстанның мәчет каршындагы курслары өчен программа нигезендә эшләнәчәк. Интернет-платформа һәм мобиль кушымта миллионлаган рус телле мөселманнарга дөньяның теләсә кайсы почмагыннан торып, үзләре өчен уңайлы вакытта ислам нигезләре буенча бушлай хак гыйлем алырга мөмкинлек бирәчәк.

11. «Ислам в лицах» кыскаметражлы фильмнар циклы. 15 минутлык видеороликлар сериясе Россиянең, татарларның гына түгел, башка милләт вәкилләренең дә бөек мөселман галимнәре белән таныштырачак. Очеркларда шәехләрнең тәрҗәмәи хәле, куйган хезмәтләре һәм ислам юлында казанышлары, документаль кадрлар, экспертларның фикерләре урын алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International