Актаныш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе билгеләнде

2022 елның 4 феврале, җомга

Бүген район Советының чираттагы утырышында ачык сайлау нәтиҗәсендә Актаныш муниципаль районы Башкарма комитет җитәкчесе билгеләнде. Бүгеннән әлеге вазыйфаларны Ильясов Рөстәм Алмаз улы башкарачак.

Кыскача белешмә:
1984 нчы елда Яр Чаллы шәһәрендә туган. Югары белемле, 2010 нчы елны Казан дәүләт социаль гуманитар белем институтын тәмамлаган. 2003 елдан Мөслим районы үзәк хастәханәсендә икътисадчы, 2014 елның августыннан Мөслим торак коммуналь оешмасында сату бүлеге җитәкчесе, 2015 елның ноябреннән “Мөслим инженерлык челтәре” ҖЧҖ дә финанс- икътисад бүлеге җитәкчесе булып эшли. 2014 елның январеннән “Фирман” ҖЧҖ дә баш хисапчы, 2014 елның июненнән Мөслим районы Башкарма комитетының территориаль үсеш бүлеге җитәкчесе, 2015 елның августыннан “Хуҗалык тәэмин итү” МУП директоры булып эшли. 2016 нчы елның 28 нче сентябреннән Актаныш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе итеп билгеләнә. 2017 нче елның декабреннән - Мөслим муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары. Гомуми эш стажы – 19 ел, җитәкчелек стажы – 16 ел. Өйләнгән, бугенге көндә 2 ул, һәм 1 кыз үстерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International