Кулланучыга товарлар һәм хезмәт күрсәтүләр базарында үз хокукларын ничек якларга?

2022 елның 13 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Без барыбыз да сатучылар ягыннан аңлаешсыз һәм ачыктан-ачык дорфалык белән очраша алабыз, сыйфатсыз, срогы чыккан, килешүгә туры килмәгән товарлар сатып алудан беркем дә якланмаган. Сатып алучылар кимчелекле товарны кире кайтаруга, ә кайбер очракларда — тиешле сыйфатта булса да, хокуклы. Закон бу мәсьәләдә кулланучылар хокукларын ничек яклый, товарны кибеткә нинди вакыт аралыгында кире кайтарырга һәм сатучы акчаны кире кайтарырга теләмәсә, нишләргә?

Бу атнада Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре Актыныш районы кулланучылар өчен күчмә чара үткәрде.

Сәүдә объектларында кулланучылар һәм кибет сатучыларына «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 елның 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законы, шулай ук «Ваклап сату-алу шартнамәсе буенча сату кагыйдәләрен, озак кулланылыштагы товарлар исемлеген раслау турында» 31.12.2020 елның 2463 номерлы РФ Хөкүмәте Карары аңлатылды.

Чараның төп максаты - кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә законнар мәсьәләләре буенча халыкка мәгълүмат җиткерүне арттыру, кулланучылар базарында үз-үзеңне мөстәкыйль һәм дөрес тотуның тотрыклы күнекмәләрен булдыру. Шәһәр халкын, Товарга бәйсез экспертиза өчен кем түләргә тиеш? Гарантия срогы билгеләнгән очракта, сатучыга товарның сыйфатына карата дәгъва белән мөрәҗәгать итәргә мөмкинме? һ. б. сораулар кызыксындырды.

Чара барышында катнашучылар кулланучы өчен мәгълүмат тупланган буклетлар, шулай ук 8(8552)71-43-03 кайнар линия телефоны эше турында мәгълүмат алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International