Актаныш кадет интернат-мәктәбе кадетлары рус теле, җәмгыять белеме, математика һәм физика буенча узган " Ватанга хезмәт итәм! Халыкка хезмәт итәм!» республика олимпиадасында катнашып җиңүче һәм призёрлар булдылар

2021 елның 2 декабре, пәнҗешәмбе

22-28 ноябрь көннәрендә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Республика олимпиада үзәге «Дуслык» сәламәтләндерү-белем бирү комплексы базасында рус теле, җәмгыять белеме, математика һәм физика буенча «Ватанга хезмәт итәм! Халыкка хезмәт итәм!» кадет мәктәпләре һәм кадет интернат-мәктәпләренең 7-11 сыйныф укучылары арасында республика олимпиадасы узды.

Олимпиадада Казан, Яр Чаллы, Минзәлә, Саба, Яшел Үзән, Чистай, Актаныш, Бөгелмә, Спас, Тәтеш, Кама Тамагы, Түбән Кама, Чирмешән муниципаль районнарыннан 15 кадет мәктәпләреннән һәм мәктәп-интернатларыннан кадетлар катнашты.

"Ватанга хезмәт итәм! Халыкка хезмәт итәм! Актаныш кадет интернат-мәктәбе кадетлары да сынатмады:

Зименков Никита, 7 нче сыйныф укучысы (рус теле һәм әдәбияты укытучысы Амирзянова Э.М., җәмгыять белеме укытучысы Авзалов Р. А.)  - рус теле буенча җиңуче һәм җәмгыять белеме буенча призер;

Фәрхетдинов Тимур, 8б сыйныф укучысы (рус теле һәм әдәбияты укытучысы Латыйпова М. М.) - рус теле буенча призер;

Насыйпов Алмир, 7 нчы сыйныф укучысы(математика укытучысы Гараева Э.И.) - математика буенча призер;

Козыркин Марк, 8а нчы сыйныф укучысы (математика укыткчысы Маликов И.Ф.) - математика буенча призер;

Войцехович Максим, 10 нчы сыйныф укучысы(учитель җәмгыять белеме укытучысы Авзалов Р.А.) -  җәмгыять белеме буенча призёр.

Котлыйбыз!

Олимпиадада катнашучыларны компетентлы жюри әгъзалары –Казан федераль университетының, Казан дәүләт энергетика университетының югары квалификацияле укытучылары, Казанның гомуми белем бирү мәктәпләре укытучылары бәяләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International