"Кванториум" агросәнәгать комплексының киләчәгенә ишек ачты

2021 елның 25 ноябре, пәнҗешәмбе

Район мәктәпләреннән килгән 100 дән артык бала, бүген "Адымнар-Актаныш" күптелле гимназия-интернатта мобиль технопарк дәресләрендә катнашты. Яр Чаллы шәһәренең, республиканың әйдәп барган иң яхшы кванториумы балалар өчен Актанышта АгроКөн үткәрде. Агросәнәгать комплексының киләчәгенә ишек ачты алар. Укучылар, Агророботехника, АгроГЕО, авиа һәм геомониторинг, үсемчелектәге виртуаль реальлек, пилотсыз авыл хуҗалыгы техникасы һәм рельефны 3Д модельләштерү буенча шактый яңалык үзләштерде.
Әлеге укуларның үзенчәлеге шунда ки, исеменнән үк күренгәнчә, шогыльләнү өчен компьютер һәм заманча техникаларны Кванториум үзе алып килә. Күпләребез өчен ят булса да, балалар өчен тиз үзләштерүчән киләчәк технологияләре бу.

Укуларны тантаналы рәвештә ачып җибәрүдә район башлыгы Энгель Фәттахов та катнашты.
- Әлеге укуларның әһәмияте бик зур. Мин гуманитарий дип кенә карарга кирәкми. Гуманитарийдан яхшы технарь ясап була, технарьдан бер дигән гуманитарий. Үзегезне сынап карагыз. Авыл хуҗалыгында киләчәктә яңа технологияләр керәчәк. Берничә ел үтәр - басуларда пилотсыз комбайннар йөрер яки башка техника. Хәер, моны сез үзегез дә яхшы аңлыйсыз. Яңа технологияләрсез авыл хуҗалыгының киләчәге юк. Әлеге укуларга бик җитди карасагыз иде, - дип ассызыклады ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International