ЯҢАЛЫКЛАР


11
июнь, 2018 ел
дүшәмбе

2019-2020 елларда, республика программасы нигезендә, районда аскы Актаныштагы Хәмит чишмәсенең каршы ягында – Иске Идел буенда бар таләпләргә туры килүче су коену урыны ясау өчен тавыш бирергә ун гына көн калды. Тавыш бирү өчен Дәүләт хезмәтләре порталында (Госуслуги) “Ачык Татарстан” халык сораштыруларына кереп, Актанышта су коену урыны булсын иде, дип тавыш бирергә кирәк.

Бүген – 11 июнь көнне, икеайлыкка нәтиҗә ясап, авыл җирлеге башлыклары район Советы рәисе урынбасары Илфак Бариев җитәкчелегендә һәр җирлектә булып, авылларның төзеклеген һәм чисталыгын карыйлар – башкарылган эшләр буенча җиңүчеләр билгеләнәчәк.

Советлар Союзы Герое Хәсән Заманов исемендәге Актаныш кадет мәктәп – интернаты ТИН укытучысы, хәрби патриотик әзерлек буенча директор урынбасары Фәрухшин Д.М.,  физик әзерлек буенча инструктор  Әхмәров Л.Р., тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Минһаҗев Р.Л. җитәкчелегендәге Актаныш кадет интернат - мәктәбе командасы I урынны яулады һәм 10-16 сентябрьдә Оренбург шәһәрендә узачак бөтенрәсәй хәрби-спорт уены “Аҗаган-2018” бару хокукы алдылар. Команда членнары грамота, кубок  һәм һәр укучы ALTAIR велосипеды белән бүләкләнделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International