-Бик җаваплы көн булды бүген безнең, хуҗалык җитәкчеләре белән район хуҗалыклары басуларын карадык. Бергәләп сөйләшеп, һәр басуга анализ ясап, җәй буена эшлисе эшләрне планлаштырдык, - диде район җитәкчесе Энгель Нәвап улы Фәттахов бүген – 7 июнь көнне иртәнге сәгать биштә хуҗалык рәисләре белән хуҗалыклар басуларын карый башлап, кичке сәгать алтыда гына Актаныш үзәгенә кайтып кергәннән соң.
-Бик сөенеп, куанып карадык чәчүлекләрне кош биеклегендә вертолеттан. Бик тигез, матур тишелеп киләләр. Шифалы яңгырлар явып үткән бүген иртән дә. Аннан бер-ике көн элек тә 14 миллиметр күләмендә явым-төшем булган. Аңын өстәвенә, Аллаһы Тәгалә биргән явым-төшем белән астагы дым тоташкан. Җир дымы соң чәчелгән игеннәргә дә тишелеп чыгу өчен ышанычны тулысынча бирә, - дип, кичә – 6 июнь көнне үз бәясен бирде актанышлыларга Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Готыф улы Әхмәтов.