6 март көнне Уразай мәдәният йортында 8 март -халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм чарасы үтте.Гүзәл затларыбызга багышлап шигырьләр укылды,җырлар җырланды. Бәйрәм төрле уеннар белән чәй табыны артында дәвам итте.
6 март көнне Уразай авыл китапханәсендә "Тормыш яме- Әнкәй,хатын-кыз" исеме астында әдәби-музыкаль кичә үтте.Шушы исем астында китап күргәзмәсе төзеп куелды. Гүзәл хатын-кызларга багышлап шигырьләр укылды,җырлар җырланды.Кичә чәй табыны артында дәвам итте
Түке мәдәният йортында эшләп килүче "Тылсымлы куллар" түгәрәгенә йөрүче өлкәннәребез Халыкара хатын - кызлар көне уңаеннан үзләренең кул эшләреннән күргәзмә оештырдылар.
2 март көнне Актаныш мәдәният йортында "Йолдызлык-2017" бәйгесенең район туры үтте. Икенче санлы Актаныш урта мәктәбе әлеге бөйгедә лаеклы 1 урынны яулады. Афәрин!
6 март көнне 8 Март-халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан мәктәбебездә бик күңелле бәйрәм оештырылды. Бәйрәм кичәсен укытучылар Закирҗанова Фәнисә апа белән Шәймухаметова Эльмира апа җитәкчелегендә 8 класс егетләре Асаф белән Айнур алып бардылар. КВНда зур якта укучы 5 кызыбыз көч сынашты. Бәйге башлангыч класс укучылары һәм зур яктагы егетләрнең котлаулары белән үрелеп барды. Жюрида утыручы ир-ат укытучылар конкурсантларның һәр җавабына, һәр ярыш элементына үз бәясен биреп барды.
2 март көнне районда "Йолдызлык" бәйгесенең район туры үтте. Мәктәбебез бу бөйгедә зур тырышлык белән 2 урынны яулады. Катнашкан укучыларга, әзерләгән укытучыларга, ата-аналарга зур рәхмәтебезне җиткерәбез!
"Мәгариф идарәсе" планы нигезендә һәм укучыларның интеллектуаль потенциалын үстерү максатыннан 6 март көнне Качкын мәктәбендә "Физик огонек" уены оештырылды. Физик огонекта район мәктәпләренең 7-8 сыйныф укучылары көч сынашты. Безнең мәктәптән Фазлыев Гадел, Бариева Ильзирә, Фазлыев Нәфис составындагы команда катнашып төп гомуми белем бирү мәктәпләре арасында 1 урынга лаек булдылар. Җитәкчесе Гыйльфанова Филиза Әкрәм кызы. Афәрин!
3 нче март көнне Чуракай авыл китапханәсендә авыл кешеләре һәм китапханәчеләр өчен Хатын -кызлар бәйрәменә багышланган әдәби-музыкаль кичә үткәрелде.