Яңа Кормаш мәктәбе яңалыклары. Ягез әле, кызлар!

2017 елның 7 марты, сишәмбе

6 март көнне 8 Март-халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан мәктәбебездә бик күңелле бәйрәм оештырылды. Бәйрәм кичәсен укытучылар Закирҗанова Фәнисә апа белән Шәймухаметова Эльмира апа җитәкчелегендә 8 класс егетләре Асаф белән Айнур алып бардылар. КВНда зур якта укучы 5 кызыбыз көч сынашты. Бәйге башлангыч класс укучылары һәм зур яктагы егетләрнең котлаулары белән үрелеп барды. Жюрида утыручы ир-ат укытучылар конкурсантларның һәр җавабына, һәр ярыш элементына үз бәясен биреп барды. Кызлар иң элек өйдә әзерләп килгән презентацияләре аша үзләре белән таныштырдылар, әзерләп алып килгән сыйларының рецеплары белән уртаклаштылар, әзер ингредиентлардан салат әзерләделәр, блиц-турнирда сорауларга җаваплар бирделәр, сүзләр төзеделәр һәм һәркем үзенең һөнәрен күрсәтте. Кичә ахырында жюри  Айназны иң җитез, Айсылуны иң тапкыр, Миләүшәне иң уңган, Азалияне иң булган, Таңсылуны иң оста дип тапты. Кичә чәй табыны янында тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International