Аударыш, көрәш, гармунчылар аланы

2021 елның 13 июне, якшәмбе

Халыкның чыннан да зарыгып көтеп алган бәйрәмнәренең берсе булды ул. Мәйданга агылган халыкны капка төбеннән үк милли моңнар белән Актаныш гармунчылары каршы алды. Зур гына гармунчылар аланында бу көнне фестиваль узды. Сабан туебызның йөзек кашы булган әлеге чарада Актаныш авылларыннан, күрше-тирә республика һәм районнардан килгән гармун осталары көч сынашты.

Шул ук вакытта үзәк мәйдан шау-гөр килде. Борынгы бабаларыбыздан мирас булып калган күңелле уеннарның берсе – аударышны карады халык рәхәтләнеп.

Безнең белешмә:

Аударыш — атларга утырып көрәшү стилендәге спорт уены. Төрки халыклар уены борынгы бабаларда киң таралган булган. Хәзер Урта Азиянең кайбер илләрендә генә (кыргызларда — «оодарыш», казакъларда — «аударыспақ») сакланып калган.

Уенның максаты — уенчыларга (җайдакларга), ат өстендә булып, берсен-берсе төртеп, тартып ат өстеннән җиргә аударып төшерү. Уенда ат өстендә оста утырып, ат белән кыю идарә итү дә, билбау белән көрәш алымнарын оста итеп куллана белү дә таләп ителә. Ярышта иң мөһиме — дөрес утырырга һәм атта үзеңне дөрес тота белергә кирәк.

Гадәттәгечә, киеренке төс алган милли көрәш бәйгесендә абсолют батырны билгеләдек. Быел әлеге исемгә Иске Җияш егете, билбау көрәше буенча дөнья чемпионы Фарис Хуҗин лаек булды. Яшьләр арасында мәртәбәле исемне һәм төп бүләк – тәкәне Әнәк авылыннан Ильназ Шәмсиев яулады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International