Хөрмәтле Фарис Гаяз улы, «Әнәк” агрофирмасы хезмәткәрләре! Бүгенге көндә агрофирма тәүлегенә 40 тонна сөт җитештерүгә чыкты. Бу барлык хуҗалыкта хезмәт куючыларның көйле, бердәм эшләве, районыбыз агросәнәгать өлкәсен үстерүдә уртак эшкә керткән өлеше. Көндәлек тырыш хезмәтегез, профессиональлек һәм эшкә тугрылыгыгыз өчен ихластан рәхмәт белдерәм.Барлык матур эш-гамәлләрегез, изге теләкләрегез тормышка ашсын,сезгә һәм гаиләләрегезгә исәнлек-саулык,бәхетле мул тормыш телим.
Ихтирам белән.
Актаныш муниципаль районы башлыгы
Э.Н.Фәттахов