Бүген һәр көн, һәр мизгел кадерле

2021 елның 8 июне, сишәмбе

Корылыкның нәрсә икәнен 2010 елда яхшы тойдык, баштан узган. Ул җәйләрдә терлекчелекнең киләчәген кайгыртып ничек печән, сенаж, силос әзерләгәнен хуҗалыкта хезмәт куйганнар гына түгел, мал асрап көн күргән авыл халкы да яхшы беләдер.  Хәзер инде алда торган төп бурычларның берсе 2021-2022 елның кышлату чорына җитәрлек күләмдә терлек азыгы әзерләү.

2020 елда хуҗалыкларда 210399 тонна сенаж һәм 144271 тонна силос әзерләнгән иде. Бүгенге көндә базларда 64803 тонна сенаж һәм 62966 тонна силос калган. Алдагы кышлату чорына район буенча 25301 шартлы терлеккә 126507 тонна сусыл азык кирәк. Әлегә бу ихтияҗның 14 мең тоннага якыны гына үтәлгән, ягъни 11 проценты.

Көн үзәгендә торган төп мәсъәләләрнең берсе буларак бүген, район оешма-предприятиеләре, хуҗалык җитәкчеләре катнашында район башлыгы җитәкчелегендә узган киңәшмәдә дә күтәрелде ул. “Бүген һәр көн, һәр мизгел кадерле. Хезмәтне дөрес оештырып, башкарасыларны вакытында хәл итеп бару зарур. Һәр хуҗалыкта җитәкче-белгечләр моны аңлап алдан хәстәрен күрсен иде” дип искәртте Энгель Фәттахов.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International