Бүген Балалар иҗат үзәгендә "Инглизчә сөйләшәбез дә, җырлыйбыз да" дип исемләнгән район фестиваленең муниципаль этабы үтә.
Чарага Актаныш районы мәктәпләреннән һәм балалар бакчаларыннан иң яхшылары дип сайлап алынган инглиз телен сөючеләр чакырулы. Бәйге, катнашучыларның яшь үзенчәлекләрен искә алып, берничә номинацияләрендә үткәрелә.
Район мәгариф бүлеге методистлары билгеләп үткәнчә, балалар бакчалары нәниләре һәм мәктәпукучылары арасында әлеге бәйгене үткәрү бик мөһим. Балалар ел дәвамында аңа кызыксынып әзерләнәләр, иң мөһиме инглиз теле серләренә төшенәләр.
Чыннан да, әлеге бәйге балалар арасында популярлаша бара. Инглиз телен өйрәнүгә бер стимул да булып тора ул.