1 апрельдән армиягә язгы чакырылыш старт алды. Бүгеннән хәрби комиссариатта язгы чакырылышка әзерлек эшләре башланды, армиягә китәргә тиешле егетләрнең документларын барлау, медицина күзәтүләренә әзерлек чаралары күрелә.
Гражданнарны хәрби хезмәткә чакыру COVID-19 гаскәрләргә кертмәү чараларын үтәү шартларында башкарылачак.
2021 елның апрель-июль айларында Татарстан Республикасында чакырылыш комиссияләренә 16 меңнән артык кеше чакырылырга тиеш. 3 меңнән артык кеше гаскәрләргә озатылачак. Шул исәптән: коры җир гаскәрләренә – 45%, Хәрби-Диңгез Флотына – 12%, стратегик билгеләнештәге ракета гаскәрләренә – 11%, Һава-космик көчләргә – 11%, Милли гвардия гаскәрләренә – 10%, һава-десант гаскәрләренә һәм махсус билгеләнештәге частьләргә – 7%, башка бүлекчәләргә – 4%. 2021 елның язында 30дан артык кеше альтернатив граждан хезмәтенә җибәреләчәк.
Хәрби хезмәткә чакырылучыларны Татарстан Республикасы җыелма пунктыннан хәрби хезмәткә беренче озату 2021 елның апрель ахырында планлаштырыла.
61 хәрби частьләр белән шефлык килешүе урнаштырылган һәм эшли. 2021 елның язгы чакырылышына шефлыкка алынган хәрби частьләргә, шулай ук Мәскәү Кремле Комендантының Президент полкына һәм фәнни роталарга 1000нән артык граждан җибәреләчәк.
Татарстан Республикасы Хәрби комиссариаты, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппараты белән берлектә, 2021 елның мартыннан башлап, муниципаль районнарда «Хәрби хезмәткә чакырылучыларның хокуклары»темасына "Хокукый белемнәр мәктәбе" дәресләре үткәрә.
Татарстан Республикасы җыелма пунктында чакырылыш вакытында 3 тапкыр кайнар аш оештырылачак.
Татарстан Республикасының җыелма пунктында призывникларга банк карталары рәсмиләштереләчәк һәм биреләчәк. Ай саен аларга 2000 сум (ятимнәр өчен – 3000 сум) күчеп барачак.
Татарстан Республикасында "Әнигә шалтырат" федераль проектын тормышка ашыру да дәвам итә.