Актаныш районы территорияләрен санитар чистарту һәм төзекләндерү буенча традицион икеайлык 1 апрельдә старт алган иде, ул 31 майга кадәр дәвам итәчәк.
Җомга көнне Актанышта беренче язгы өмә үтте. Икеайлык кысаларында мондый төр өмәләр даими төс алачак. Ә 2021 елның районкүләм зур өмәсе 24 апрельгә билгеләнгән.
Районкүләм өмәдә барлык оешма-предприятие, учреждение хезмәткәрләре һәм, әлбәттә, тирә-юнебезгә битараф булмаган халык катнашачак.
Исегезгә төшерәбез, төзекләндерү айлыгының төп бурычы – район үзәген, җирлекләрне кыштан соң тәртипкә китерү.