БЕЗНЕҢ ТУЛЫ ФОТОРЕПОРТАЖ: Актанышта педагоглар хөрмәтләнде

2021 елның 10 апреле, шимбә

 Бүген Актаныш технология техникумы залы үзенә  күпкырлы сәләткә ия, иң иҗади, балалар күңеленең  барлык нечкәлекләрен тоеп,  сабыйларны  шәхес итеп үстерүдә зур көч куеп эшләүче укытучыларны җыйды. Чара кунаклары - быелгы үз һөнәрләренең  остасын ачыклаучы  бәйгеләрнең муниципаль этабында катнашып,  лаеклы уңышка ирешкән педагоглар иде.

АКТАНЫШТА РАЙОНКҮЛӘМ “МАСТЕР КЛАСС-2021” БӘЙГЕСЕ ҖИҢҮЧЕЛӘРЕ АТАЛДЫ

25 февраль конне башлангыч класс укытучылары арасында  “Мастер класс-2021” бәйгесе үткәрелде. Бәйгенең төп максаты -  укытучыларның иҗади потенциалын ачу, аларның һөнәри осталыгын камилләштерү һәм  тәҗрибә уртаклашу. Һөнәри бәйге башта алты зонада  үткәрелде. Аннан иң көчле педагоглар  районда көч сынашты.

“Мастер класс-2021” бәйгесе җиңүчеләре бүгенге котлауларны мәгариф идарәсе җитәкчесенең укыту эшләре буенча урынбасары Гөлназа Имамразыевадан кабул итеп алды.

“ Оригиналь  һәм иҗади караш” номинациясендә  җиңүчеләр:

Шаймухаметова Эльмира Газизян кызы, Хафизова  Фәридә Фәвәсим кызы - Яңа Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч класс укытучылары;

“ Иҗади инновацияләр”номинациясендә  җиңүче:

Шарифянова Дилара Магьсум кызы -  Сәфәр урта гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч класс укытучысы;

“Укытучы- эзләнүче” номинациясендә  җиңүче:

Акмалова Айзира Хәбип кызы - Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч класс укытучысы;

3 урында - Варина Тәзкирә Рифкат кызы, Тат.Ямалы төп гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч класс укытучысы;

 Шавалиева Чулпан Рифгат кызы, Хабирова Лилия Риф кызы - Чалманараттөп гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч класс укытучылары;

2 урында - Гәллямова Лилия Васик кызы, 1 нче Актаныш урта гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч класс укытучысы;

Хайбрахманова Ләйлә Зөфәр кызы - Зөбәер төп гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч класс укытучысы;

1 урында - Сәрвәрова Фирая Мөбарәк кызы, Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч класс укытучысы;

“ДӨРЕС ТУКЛАНУ – СӘЛАМӘТЛЕК НИГЕЗЕ” ДИП ИСЕМЛӘНГӘН РАЙОНКҮЛӘМ БӘЙГЕГӘ ЙОМГАК ЯСАЛДЫ

 Мәгариф оешмалары арасында район башлыгы тәкьдиме белән “Дөрес туклану – сәламәтлек нигезе”  исеме астында мәгариф учреждениеләре ашханәләрендә туклануны оештыру буенча бәйге игьлан ителгән иде. Бу бәйге  ел дәвамында узды. Анда барлыгы 31 мәгариф оешмасы катнашты.

Ике өлештән торган бәйгенең икенче этабы 22 марттан алып 24 мартка кадәр аралыкта үтте.

Җиңүче оешмаларның җитәкчеләрен һәм пешекчеләрен  бүгенге бәйрәм сәхнәсеннән мәгариф идарәсе җитәкчесенең гомуми эшләр буенча урынбасары Эльвира  Бикметова тәбрикләде.

Дәүләт белем бирү оешмалары арасында:

2 урында - Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Такталачык мәктәп- интернаты;

2 урында  - Советлар Союзы Герое Хәсән Заманов исемендәге Актаныш кадет мәктәп-интернаты;

1 урында - Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат;

Урта мәктәпләр арасында:

2 урында - Пучы урта гомуми белеем бирү мәктәбе;

1 урында - Аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле Актаныш икенче урта; гомуми белем бирү мәктәбе;

Төп мәктәпләр арасында:

3 урында - Татар Ямалы төп гомуми белем бирү мәктәбе;

2 урында - Меңнәр төп гомуми белем бирү мәктәбе;

1 урында - Чуракай төп гомуми белем бирү мәктәбе;

БАЛАЛАР БАКЧАЛАРЫ АРАСЫНДА “ДӨРЕС ТУКЛАНУ – СӘЛАМӘТЛЕК НИГЕЗЕ” БӘЙГЕСЕНЕҢ ҖИҢҮЧЕЛӘРЕ

Авыл җирлекләрендәге  балалар бакчалары арасында:

3 урын - Яңа Әлем балалар бакчасы;

2 урын - Әтәс балалар бакчасы;

1 урын - Әгъбәз балаларбакчасы;

Район үзәгендәге балалар бакчалары арасында:

2урын - Актаныш 7 нче гомуми үстерү төрендәге балалар бакчасы;

2 урын - Актаныш 6 нчы катнаш үстерү төрендәге балалар бакчасы;

1 урын - Актаныш 2 нче гомуми үстерү төрендәге балалар бакчасы;

“ЙӨРӘГЕМНЕ БАЛАЛАРГА БИРӘМ” ҺӨНӘРИ БӘЙГЕСЕНЕҢ “ӨСТӘМӘ БЕЛЕМ БИРҮ ПЕДАГОГЫ” НОМИНАЦИЯСЕ ҖИҢҮЧЕЛӘРЕ ХӨРМӘТЛӘНДЕ

Актаныш районында тәрбия һәм өстәмә белем бирү өлкәсендә һөнәри бәйгеләрнең муниципаль этабы февраль – март айларында  узды.

Бәйгедә 28 мәктәптән 54 педагог катнашты.  Педагог-оештыручылар – 14, сыйныф җитәкчеләре – 28, өстәмә белем бирү педагоглары – 8, педагог-психологлар – 4.

 “Йөрәгемне балаларга бирәм” һөнәри бәйгесенең “Өстәмә белем бирү педагогы” номинациясендә 8 өстәмә белем бирү педагогы чыгыш ясады.

Бәйге җиңүчеләрен “Балалар иҗат үзәге” директоры Илнур  Хуҗин котлады.

“Йөрәгемне балаларга бирәм” һөнәри бәйгесенең лауреатлары:

Садри Әнис Мөхәммәтнур улы – Балалар иҗат үзәге өстәмә белем бирү учреждениесе өстәмә белем бирү педагогы;

Газизова Ләйсән Фидәис кызы - Балалар иҗат үзәге өстәмә белем бирү учреждениесе өстәмә белем бирү педагогы;

3 урын - Рахманов Алмаз Шамил улы,  Актаныш беренче урта гомуми белем бирү мәктәбе өстәмә белем бирү педагогы;

3 урын - Бакиров Радик Флорид улы,  аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле Актаныш икенче урта гомуми белем бирү мәктәбе өстәмә белем бирү педагогы;

2 урын - Акмалова Рәзифә Мирсәгыйть кызы - Балалар иҗат үзәге өстәмә белем бирү учреждениесе өстәмә белем бирү педагогы

1 урын – Гәрәев Зөлфәт Рамил улы,  Советлар Союзы  Герое Хәсән Заманов исемендәге кадет интернат-мәктәбе өстәмә белем бирү педагогы;

1 урын – Хөсәенов Ленар Наил улы,  Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия- интернаты өстәмә белем бирү педагогы;

ПЕДАГОГ-ПСИХОЛОГЛАР ҺӘМ ПЕДАГОГ- ОЕШТЫРУЧЫЛАР  АРАСЫНДА ҖИҢҮЧЕЛӘР БИЛГЕЛЕ

Бүгенге тизүзгәрүчән тормышта югалып калмаска, килеп туган кыенлыкларны җиңәргә үзеңдә ныклык табарга без – зурларга да   кайчак җиңел түгел. Әле ныгып җитмәгән сабыйларга информация ташкыны, әйләнә-тирә йогынтысында адашмаска, эчке һәм тышкы каршылыклардан дөрес  чыгу юлларын табарга педагог-психологларыбызның  ярдәме  бик урынлы.

Бәйгедә җиңү яулаган педагог-психологларны һөнәри уңышлары белән  мәгариф идарәсе җитәкчесенең тәрбия эшләре буенча урынбасары Розалия Җәмилова тәбрик итте.

Педагог-психологлар арасында җиңүчеләр:

3 урын - Шәйхетдинова Ләйсән Халит кызы,   “Ихлас” педагогик-психологик хезмәте педагог-психологы;

2 урын - Имаметдинова Миләүшә Заһирҗан кызы, Актаныш гомуми үсеш бирүче беренче балалар бакчасы педагог-психологы;

1 урын – Шакирҗанова Гөлназ Темерзада кызы, Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия- интернаты педагог-психологы;

“Кеше тәрбияләргә” һөнәри бәйгесенең “Педагог-оештыручы” номинациясендә 14  педагог-оештыручы чыгыш ясады.

Бәйге лауреатлары:

Сәлахова Ләйсән Хәмбәл кызы – Киров урта гомуми белем бирү мәктәбе педагог-оештыручысы;

Сафиуллина Лилия Хәмзә кызы – Байсар төп гомуми белем бирү мәктәбе педагог-оештыручысы;

3 урын - Муллаянова Көлемсәр Фирдәвис кызы, Татар Суыксу урта гомуми белем бирү мәктәбе педагог-оештыручысы;

2 урын -  Зарипова Гөлнур   Габит кызы,  Актаныш беренче урта гомуми белем бирү мәктәбе педагог-оештыручысы;

1 урын - Ибраһимова Ләйсән Идрис кызы,  аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле Актаныш икенче урта гомуми белем бирү мәктәбе педагог-оештыручысы;

 

“КЕШЕ ТӘРБИЯЛӘРГӘ” ҺӨНӘРИ БӘЙГЕСЕНЕҢ “СЫЙНЫФ ҖИТӘКЧЕСЕ”  НОМИНАЦИЯСЕНДӘ ҖИҢҮЧЕЛӘР АТАЛДЫ  

Укытучы хезмәтендә яхшы сыйныф җитәкчесе булу дигән мөһим миссия бар. Сыйныф җитәкчесе булуның җаваплылыгы гаять зур. Ул тынгысыз, мавыктыргыч хезмәт һәм  зур иҗади оештыру сәләтенә ия булуны таләп итә.

“Балачакта алган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас”. Күренекле мәгърифәтче Риза Фәхретдиннең бу сүзләрен “Кеше тәрбияләргә” һөнәри бәйгесенең “Сыйныф җитәкчесе”  номинациясендә  чыгыш ясаган бәйгечеләребез дә үз хезмәтләренең девизы итеп алып бар көчләрен, сәләтләрен, белемнәрен балаларга багышлыйлар.

 Быел бу номинациядә 28  сыйныф җитәкчесе чыгыш ясады.

Бәйге нәтиҗәләре буенча иң-иң дип табылган сыйныф җитәкчеләренә хөрмәт һәм тәбрик сүзләрен район башкарма комитеты җитәкченең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева ирештерде.

Бәйге лауреатлары:

Әхмәдуллина Миләүшә Мулланур кызы – Богады төп гомуми белем бирү мәктәбе сыйныф җитәкчесе;

Галиуллина Наилә Ингель кызы – Мари Суксу төп гомуми белем бирү мәктәбе сыйныф җитәкчесе;

Зиннурова Айгөл   Данис кызы – Актаныш башлангыч мәктәп – балалар бакчасы сыйныф җитәкчесе;

Хисамова Айсылу Фәрит кызы – Аккуз төп гомуми белем бирү  мәктәбе сыйныф җитәкчесе;

Габдрахманова Алмазия Индус кызы – Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе сыйныф җитәкчесе;

Бәйге җиңүчеләре:

3 урын – Гыйлметдинов Марат Флүс улы,  Чалманарат  төп гомуми белем бирү мәктәбе сыйныф җитәкчесе;

3 урын - Шәрифуллина Ангелина Вячеславовна,  Пучы урта  гомуми белем бирү мәктәбе сыйныф җитәкчесе;

2 урын - Шәкүрова Фәнисә Таһир кызы,  Актаныш беренче урта гомуми белем бирү мәктәбе сыйныф җитәкчесе;

1 урын – Сәлахова Миләүшә Дәниф кызы – Аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле Актаныш икенче урта гомуми белем бирү мәктәбе сыйныф җитәкчесе;

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International