АКТАНЫШ СӘХНӘСЕНДӘ – РАЙОНЫБЫЗНЫҢ МӘДӘНИ ҖӘҮҺӘРЛӘРЕ

2021 елның 9 апреле, җомга

 8 апрель кичендә Әлфия Авзалова исемендәге район мәдният йортында 2021ел – Татарстанда туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган  авыл үзешчән сәнгать коллективларының  смотр-конкурсы йомгакланды.

Районыбызда смотр концерты - ул 60нчы еллардан башлап жирлегебез житәкчеләренең алып барган мәдәни сәясәте. Ул чиста татар районы булган Актанышның  милли-мәдәни йөзе. Ул жирлегебезнең, мәдәниятебезнең, оешма-предприятие, авыл хужалыгы, хезмәт коллективларыбызның тарихын, яшәешен, чагылдыручы иҗат тормышы.

Актанышыбыз бер ай дәвамында бию ритмында, дәртле, моңнар көйләр чолганышында яшәде, халык уен кораллары  ансамбльләрендә уйнады, татар шигьрияты белән илһамланды.

Авыл мәдәният йортлары бу йөкләмәне ныклы әзерлек, югары дәрәҗәдә оешканлык белән үтәделәр.

Смотрда барлыгы 25 авыл җирлеге катнашты. Үзешчәннәр 6 жанрда чыгыш ясады. Хор, аерым җырчылар, бию коллективлары чыгышлары, нәфис сүз, гаилә ансамбльләре, халык уен кораллары ансамбльләре, вокаль ансамбльләр чыгышлары. 250 концерт номерында 750 үзешчән артист үз сәләтләрен күрсәтте.

Жюри чыгышларны  бәяләгәндә,  артислык һәм башкару осталыгына, сәхнә имиджына, бию киемнәренә, музыкаль бизәлешкә, аерым игътибар итте.

Авыл үзешчән сәнгать коллективлары смотр-конкурсында катнашып үз җирлекләрендә уңышлы чыгыш ясаган коллективлар мактау кәгазе һәм акчалата бүләкләр белән хөрмәтләнде.

Алар:

Кәзкәй авыл мәдәният йорты сәнгать коллективы;

Татар Ямалы авыл мәдәният йорты сәнгать коллективы;

Иске Айман авыл мәдәният йорты сәнгать коллективы;

Аккүз авыл мәдәният йорты  сәнгать коллективы;

Иске Богады авыл мәдәният йорты сәнгать коллективы;

Качкын авыл клубы  сәнгать коллективы;  

Берничә  ел авыл үзешчән сәнгать коллективлары смотр- конкурсында катнашып, уңышлы чыгыш ясаган  Качкын авыл клубы  хор коллективы бүләкләнде. Дирижеры   -  Инсар Инсаф улы Исламов.

Аларны район башкарма комитетының социаль һәм агарту бүлеге җитәкчесе Альберт Мансуров тәбрик итте.

Үзешчән сәнгать коллективлары смотр-конкурсында I -III урыннарны яулаган  коллективлар мактау кәгазе һәм акчалата премияләргә ия булдылар.

Дәрәҗәле I урында –  Иске Кормаш һәм Киров авыл мәдәният йортларының  сәнгать коллективлары.

Күп еллар дәвамында авыл үзешчән сәнгать коллективлары смотр- конкурсында катнашып, уңышлы чыгыш ясаган Иске Кормаш авыл мәдәният йортының “Чишмә ” халык бию ансамбле,  “Хәзинә” ветераннар бию коллективы,  хор коллективы, Киров авыл мәдәният йортының “Дуслык” халык бию ансамбле, хор коллективына дипломнар тапшырылды.

II урында  -  Пучы һәм Иске Байсар авылы мәдәният йортлары  сәнгать коллективлары;

Күп еллар дәвамында авыл үзешчән сәнгать коллективлары смотр- конкурсында катнашып, уңышлы чыгыш ясаган Пучы авыл мәдәният йортының “Яшьлек” бию ансамбле,  хор коллективы,  Иске Байсар авыл мәдәният йортының “Байсар” бию ансамбле,  хор коллективы дипломнарга ия булды.

III урында  - Әтәс һәм Татар Суыксуы авыл мәдәният йорты сәнгать коллективлары;

Җиңүчеләрне район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева тәбрик итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International