Татарстан Республикасы Идарәче кадрлар резервына сайлап алуга конкурс үткәрелә

2021 елның 9 апреле, җомга

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы дәүләт хезмәте һәм кадрлар департаменты Татарстан Республикасы Идарәче кадрлары резервына сайлап алу турында игълан итә.

Конкурста катнашу өчен кирәкле документлар:

а) шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә ризалык белән шәхси гариза;

б) Нигезләмәнең 11 пункты нигезендә кандидатны тәкъдим иткән зат кул куйган характеристика;

в) белешмә-объективка (кәгазьдә һәм электрон рәвештә);

г) сәламәтлек торышы турында документ.

Документлар 2021 елның 29 мартыннан 27 апреленә кадәр Казан шәһәре, Кремль, 9нчы корпус, 102 нче кабинет адресы буенча кабул ителә.

Өстәмә мәгълүмат алу өчен (843) 267-68-67 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин яки электрон почта аша: Adel.Bayazitov@tatar.ru .

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International