Актанышта район башлыгы Энгель Фәттахов җитәкчелегендә һәр атнаны мәктәп директорлары һәм балалар бакчалары мөдирләре белән атналык киңәшмә уза. Бүгенгесе – дүртенче чирекнең тәүге киңәшмәсе. Шунысы сөенечле – быелгы уку елында укучыларыбыз әлеге чирекне мәктәпкә йөреп укый.
Атналык киңәшмәдә, гадәттәгечә, алдагы киңәшмәдә әйтелгән тәкъдимнәрнең үтәлешенә мәгариф идарәсе җитәкчесе Раниза Шакирова нәтиҗә ясады. Мәгариф оешмаларында туклануны оештыру сыйфатына анализ белән мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Эльвира Бикмитова таныштырды. Актанышның 1 нче мәктәбенең укыту-методик эшчәнлегенә, укучыларның тәрбиясенә, туклануны оештыруга, санитария-гигиена таләпләре, куркынычсызлык кагыйдәләре үтәлешенә мәгариф идарәсенең укыту-методик эшләре буенча урынбасары Гөлназа Имамразыева бәяләмә бирде. Тәрбия эшчәнлегендә “Талантлар университеты” белән мәктәпнең үзара хезмәттәшлеген мәгариф идарәсенең тәрбия эшләре буенча урынбасары Розалия Җәмилова тәкъдим итте. “Умырзая” балалар бакчасы эшчәнлеге белән киңәшмәдә бакча мөдире Лилия Закирҗанова таныштырды.