Актаныш районына эре инвесторларны җәлеп итүнең нәтиҗәле үрнәге – Киров авылындагы сөт комбинаты. Актаныш сөт комбинаты - белоруслылар белән актанышлыларның уртак проекты. 700 миллион сумлык инвестиция кертелгән комбинат Актаныш сөтен, сөт продукциясен сату базарына чыгаруда иң әһәмиятле рольне уйный.
Билгеле булганча, Актаныш районы хуҗалыклары бер тәүлеккә уртача 200 тонна сөт җитештерә, шәхси сектор, крестьян-фермер хуҗалыкларында да җитештерелгән сөт күләме шактый. Сөт продукциясе җәмгыятьләрнең төп керем чыганагы булып кала бирә. Моңа кадәр Актаныш сөте “МолИнвест”, “Алабуга сөте”, “Агродар” җәмгыятьләренә тапшырылды. Хәзер инде хуҗалыклар үзләре җитештергән продукцияне район территориясендә урнашкан Актаныш сөт комбинатына тапшырыру мөмкинлегенә ия. Ул сөтне чикләнмәгән күләмдә чимал рәвешендә кабул итәргә әзер.
Җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять калдыксыз җитештерү белән ныклап шөгыльләнә. Данлыклы Киров мае эшләү традицияләрен дәвам итеп, заманча, югары технологияләр белән җиһазландырылган комбинат эшчәнлеген тиз темпларда җәелдерә – биредә май, эремчек, коры сөт, 40 процентлы каймак, коры эремчек сывороткасы җитештерелә. Шул рәвешле комбинат халыкка югары сыйфатлы сөт продукциясе тәкъдим итә. Тагын бер яңалык – якшәмбе көнне җитештерүдә сыр ясау линиясен сынап караячаклар. Тиздән өстәлләребезгә үзебездә җитештерелгән сыр киләчәк дигән сүз бу.
Бүген Актаныш муниципаль район башлыгы Энгель Фәттахов рәислегендә авыл хуҗалыгы җәмгыятьләре җитәкчеләре, белгечләр сөт комбинатында булып, продукция җитештерү шатлары, заводның мөмкинлекләре белән якыннан танышты. Семинарда катнашучыларны Актаныш сөт комбинаты директоры Виталий Вайлапов кабул итте.
Хәзерге көндә комбинатны “Актаныш”, “Әнәк”, “Чишмә” агрофирмалары, “Нур”, “Таң”, “Эконом” хуҗалыклары, КФХ “Вәлиев” сөт белән тәэмин итеп тора. Әмма Актаныш сөт комбинаты чимал итеп кулланылачак сөткә бәяне чагыштырмача югары билгеләүгә карамастан, кайбер хуҗалыкларның сөт елгалары бүген Кировны әйләнеп үтеп, читкә “коя”.
Мисал өчен, комбинатта бер килограмм сөткә башлангыч бәя – 24 сум 50 тиен. Сөттәге аксым һәм майлылык дәрәҗәсенә карап, җәмгыять исәп-хисапны 26 сум 74 тиен белән ясарга сәләтле. Шул ук вакытта “Алабуга сөте”ндә база бәясе - 22сум, исәп-хисап бәясе – 24 сум 96 тиен. “Агыйдел” сөт комбинатында 23,50/ 25,65 сум. “Молинвест” исә бер килограмм сөткә 23/ 25 сум 17 тиен бәя тәкъдим итә. Аңлашылганча, түләүдә аермалылык сизелә һәм ул үзебезнең сөт комбинаты файдасына.
Бүген хуҗалык җитәкчеләре заводның сөт кабул итү бүлегендә, коры эремчек ясау цехында булдылар. Аларга биредә җитештерелгән продукция дегустациягә тәкъдим ителде.
Семинарда катнашучыларга сөт комбинаты лабораториясе алып барган эшчәнлек тә күрсәтелде. Җәмгыять сөтнең составына (аксым, май, шикәр һ.б.) тулы анализ ясау, соматик күзәнәкләрнең уртача санын билгеләү мөмкинлегенә ия. Нәкъ менә шушы заманча лаборатория чималны кабул иткәндә мөһим роль уйный.
Комбинат директоры Виталий Николаевич Актаныш районы хуҗалыкларыннан чимал итеп кабул ителгән сөтнең сыйфатын ярыйсы ук яхшы дип бәяли. Димәк, сыйфат җитештерүчене канәгатьләндерә. Әмма сөт чималының җитәрлек күләмдә булмавы заводның тулы куәткә эшләвенә “аяк чала”. Бирегә хуҗалыклардан тәүлеккә 75 тонна сөт кабул ителә, җәмгыять исә 120 тонна сөт эшкәртергә сәләтле, ягъни чимал ихтыяҗы саклана.
Сөт тапшырган хуҗалыклар белән төзелгән килешү нигезендә, алар белән исәп-хисап һәр атнаның пәнҗешәмбесендә ясала. Акча түләү буенча тоткарлык юк. Шулай да сөтнең керем китергәнгә кадәр үткән “урау” юлын яхшы аңлаган район башлыгы Энгель Фәттахов Виталий Вайлаповка сөт бәясен тулы бер хисап елына үзгәрешсез итеп билгеләү буенча үз тәкъдимен ирештерде. Еллык бәя хуҗалыклар өчен гарантия дә булып торыр иде, билгеле. Әлеге мәсьәлә уңай хәл ителер дигән ныклы өмет бар.