Актаныш районының мәдәният хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте

2021 елның 31 марты, чәршәмбе

Бүген Актаныш районының мәдәният хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте. Җирлекләрдәге мәдәният коллективлары бәйрәм уңаеннан бер-берсенә бик тә үзенчәлекле бүләк әзерләгән булып чыкты.


Мәдәният йортлары бер-берсен махсус шушы бәйрәмгә ясалган шарж-картиналар белән сөендерде.
Шарж ул – күңелне күтәрүче сәнгать, шуңа күрә искиткеч картиналарга үпкәләүчеләр дә, кырын караучылар да булмады. Хәер, мәдәният дигән диңгездә еллар дәвамында колач салып йөзгән мәдәният хезмәткәрләребез әлеге үзенчәлекле бүләкне бик җылы кабул итте. Шаржларны бер истәлек итеп сакларга вәгъдәләште алар.

Әлфия Авзалова исемендәге мәдәният йорты фойесында урын алган үзенчәлекле күргәзмә белән район башлыгы Энгель Фәттахов та танышты.

Актаныш районының мәдәният хезмәткәрләре быел да үзләренең һөнәри бәйрәмен сәхнәдә каршы алды. Мәдәниятнең нинди абруйлы, дәрәҗәле тармак булуын алар үз чыгышлары белән дәлилләде.


Бүгенге бәйрәм тантанасында мәдәният тармагы вәкилләре үзләренең мактауга лаек хезмәт башкаруларын сәхнә аша, шигъри тәлгәшләргә, җырга салып күрсәтте.
Ветераннар, арабыздан киткән хөрмәтле затлар да искә алынды бәйрәм чарасында.

 

Мәдәният – ул тарих. Мәдәният хезмәткәрләре – шул тарихны барлап, аны буыннан-буынга күчерүдә гаять әһәмиятле роль уйнаучы затлар. Быел район башкарма комитетының социаль һәм агарту бүлеге оешуга 70 ел тула. Шушы уңайдан бүлек җитәкчесе Альберт Мансуров Актанышның мәдәни тормышын үстерүгә үзләреннән лаеклы өлеш керткән өч райондашыбызга “Мәдәни тотрыклылык һәм алгарыш” билгесен тапшырды.


Әлеге билгегә беренчеләрдән булып Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов ия булды. Иске Байсар авыл җирлеге башлыгы Рәмис Кадыйров, Иске Сәфәр мәдәният йорты директоры Илдус Һадиев та “Мәдәни тотрыклылык һәм алгарыш” билгесенә лаек дип табылган затлар.

ТР МӘДӘНИЯТ МИНИСТРЛЫГЫНЫҢ “ МӘДӘНИЯТТӘГЕ КАЗАНЫШЛАРЫ ӨЧЕН” КҮКРӘК БИЛГЕСЕ БҮЛӘКЛӘНДЕЛӘР:


Хаҗиев Ирек Мулламөхәммәт улы, “Иске Кормаш АМЙ” МБУ “Чишмә” халык бию ансамбле балетмейстеры;


Хаҗиева Разида Индус кызы, “ТР Актаныш районы балалар сәнгать мәктәбе” балаларга өстәмә белем бирү муниципаль учреждениесе укытучысы;

Мухаметова Илиза Вагыйз кызы, «Актаныш РМЙ» МБУ сәнгать җитәкчесе;


Хуҗина Алсу Фасил кызы, «Киров АМЙ» МБУ директоры;


Ахмадишина Гөлназ Рафис кызы, Кәзкәй авылы китапханәсе китапханәчесе;


Тагирова Савия Гавас кызы, «ТР Актаныш районы балалар сәнгать мәктәбе” балаларга өстәмә белем бирү муниципаль учреждениесе директоры урынбасары.

ТР МӘДӘНИЯТ МИНИСТРЛЫГЫНЫҢ МАКТАУ ГРАМОТАСЫ БЕЛӘН БҮЛӘКЛӘНҮЧЕЛӘР:

Хайриева Фәнзилә Шаехтимир кызы, “Иске Байсар АМЙ” МБУ директоры; Шайдуллина Резеда Индус кызы, “ТР Актаныш районы балалар сәнгать мәктәбе” балаларга өстәмә белем бирү муниципаль учреждениесенең укытучысы;


Шадрина Тәгьминә Дәрвин кызы, «Актаныш җирлекара үзәк китапханә» муниципаль бюджет учреждениесенең методик бүлек мөдире;


Әхмәтшәрипов Әлфис Әхнәф улы, “Иске Сәфәр АМЙ” МБУ халык театры режиссеры;


Нуруллин Рушат Фәнил улы, “ТР Актаныш районы балалар сәнгать мәктәбе” балаларга өстәмә белем бирү муниципаль учреждениесе Иске Сәфәр бүлекчәсенең рәсем классы укытучысы;


Гайнанова Фәндия Зөфәк кызы, «Актаныш җирлекара үзәк китапханә» муниципаль бюджет учреждениесенең халыкка хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире;


Шәвәлиева Рания Вил кызы, Кыркаентубә авыл клубы мөдире;


Гайнетдинов Фәнзүр Вазут улы, Түке АМЙ директоры;


Габидинов Ленар Зөфәр улы, “Зөбәер АМЙ” МБУ халык театры режиссеры.

РАЙОН БАШЛЫГЫНЫҢ МАКТАУ ГРАМОТАСЫ БЕЛӘН БҮЛӘКЛӘНДЕЛӘР:

Мусин Джон Мирза улы, “ТР Актаныш районы балалар сәнгать мәктәбе” балаларга өстәмә белем бирү муниципаль учреждениесенен вокал класы укытучысы;

Камалов Флүн Фәнил улы, “ТР Актаныш районы балалар сәнгать мәктәбе” балаларга өстәмә белем бирү муниципаль учреждениесе Яңа Әлем бүлекчәсенең баян класы укытучысы;

Вәлиева Ильмира Магъсум кызы, “ТР Актаныш районы балалар сәнгать мәктәбе” балаларга өстәмә белем бирү муниципаль учреждениесе Такталачык бүлекчәсенең рәсем класы укытучысы;

Фәтхиева Ильгина Нәсих кызы, Иске Җияш авыл клубы мөдире;


Яхин Фәнис Фәндәвис улы, ”Агыйдел”җыр һәм бию ансамбле” дәүләт автоном мәдәният учреждениясенең хор коллективы артисты.

 
РАЙОН БАШЛЫГЫНЫҢ РӘХМӘТ ХАТЫ БЕЛӘН БҮЛӘКЛӘНҮЧЕЛӘР:

Шәрипова Ленара Фәвәдис кызы, «ТР Актаныш районы балалар сәнгать мәктәбе” балаларга өстәмә белем бирү муниципаль учреждениесе Яңа Әлем бүлекчәсенең бию класы укытучысы;


Гобаева Нәзлия Мавлетҗан кызы, Актаныш муниципаль районының драма һәм комедия театры” муниципаль бюджет учреждениесенең бүлек җитәкчесе;


Әхмәтнәбиев Ильшат Хакимҗан улы, “Кәзкәй АМЙ” МБУ директоры;

Ахунов Фәнәвис Мубаракҗан улы, Адай авыл клубы мөдире;

Нигъматуллин Артур Фәнил улы, ТР «Агыйдел” җыр һәм бию ансамбле” дәүләт автоном мәдәният учреждениясенең бию коллективы артисты;

Загитова Илсия Индус кызы, “ТР Актаныш районы балалар сәнгать мәктәбе” балаларга өстәмә белем бирү муниципаль учреждениесе Киров бүлекчәсенең баян класы укытучысы;

МӘДӘНИЯТ ХЕЗМӘТКӘРЛӘРЕ КӨНЕ УҢАЕННАН АКТАНЫШ БАЛАЛАР ИҖАТ КОЛЛЕКТИВЛАРЫНА СЕРТИФИКАТЛАР ТАПШЫРЫЛДЫ.

Алар:
“ТР Актаныш районы балалар сәнгать мәктәбе” балаларга өстәмә белем бирү муниципаль учреждениесенең “Умырзая” урнәк балалар вокаль ансамбле (җитәкчесе Хаҗиева Р.И.);

“ТР Актаныш районы балалар сәнгать мәктәбе” балаларга өстәмә белем бирү муниципаль учреждениесенең “Тамчы” халык балалар вокаль ансамбле (җитәкчесе Мустафина Л.Р.);

“ТР Актаныш районы балалар сәнгать мәктәбе” балаларга өстәмә белем бирү муниципаль учреждениесенең “Шатлык” балалар бию ансамбле (җитәкчесе Лукманова А.И.)

“ТР Актаныш районы балалар сәнгать мәктәбе” балаларга өстәмә белем бирү муниципаль учреждениесенең “Ак инеш” балалар бию ансамбле (җитәкчесе Фатхуллина Л.Р.);

2-нче санлы Актаныш урта мәктәбенең “Лачын” балалар вокаль ансамбле (җитәкчесе Нуриәхмәтова Р.Н.).

ХЕЗМӘТЛӘРЕНДӘ ЮГАРЫ НӘТИҖӘГӘ ИРЕШКӘН МӘДӘНИЯТ ХЕЗМӘТКӘРЛӘРЕ РАЙОН БАШКАРМА КОМИТЕТЫНЫҢ СОЦИАЛЬ ҺӘМ АГАРТУ БҮЛЕГЕ МАКТАУ ГРАМОТАЛАРЫНА ИЯ БУЛДЫ.

Алар:

Мухаметьянова Ильвира Әсхәт кызы, “Актаныш муниципаль районының драма һәм комедия театры” муниципаль бюджет учреждениесе артисты;

Халиуллин Ильмар Рафис улы, Марий Суксы авыл клубы мөдире;

Пугачева Нурания Вазих кызы , Михайловка авыл клубы мөдире;

Хөсәенова Альбина Идрис кызы, “ТР Актаныш районы балалар сәнгать мәктәбе” балаларга өстәмә белем бирү муниципаль учреждениесенең театр бүлеге укытучысы;

Ахметшарипова Лилия Рамиль кызы , “ТР Актаныш районы балалар сәнгать мәктәбе” балаларга өстәмә белем бирү муниципаль учреждениесенең Әккүз филиалы халык уен кораллары класы укытучысы;


Шарафуллин Хәнис Хәмзәнур улы “ТР Актаныш районы балалар сәнгать мәктәбе” балаларга өстәмә белем бирү муниципаль учреждениесе укытучысы;

Фатхетдинова Регина Ринат кызы, «Пучы авыл мәдәният йорты» муниципаль бюджет учреждениесе сәнгать җитәкчесе;

Хәкимова Дилара Хатыйп кызы, Актанышбаш авыл китапханәсе китапханәчесе;

Мәрданова Ландыш Ришат кызы, «Актаныш җирлекара үзәк китапханә» муниципаль бюджет учреждениесе уку залы китапханәчесе;

Нәгыймова Гөлсәрия Әхсән кызы, Иске Кормаш авыл китапханәсе китапханәчесе;

Фатыйхова Гөлназ Таһир кызы, «Куҗәкә авыл мәдәният йорты» муниципаль бюджет учреждениесе сәнгать җитәкчесе.

ЮБИЛЕЙ УҢАЕННАН: Гомер бәйрәмнәрен – түгәрәк юбилейларын каршы алган мәдәният хезмәткәрләре дә бүген сәхнәгә күтәрелде.

Алар:

Хаҗиева Венера Вил кызы, «Иске Кормаш АМЙ” МБУ халык театры режиссеры;

Нурлыгаянова Гөлнара Флус кызы, Чишмә АМЙ директоры;

Фәтхиева Ильгина Насих кызы, И.Җияш АМЙ мөдире;

Гыйлфанова Нәзлия Рамин кызы, И.Кадермәт авыл клубы мөдире;

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International