Росреестрның мөрәҗәгате нәтиҗәләре буенча Россиянең Монополиягә каршы федераль хезмәте «Яндекс» компаниясенә күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрыннан мәгълүмат бирү буенча онлайн-хезмәтләр тәкъдим итүче сайтларны рекламалауны туктатырга күрсәтмә бирде. «Россия законнары нигезендә, мондый дәүләт хезмәтләрен күрсәтү бары тик Росреестр компетенциясенә генә кертелгән, ә арадашчылар аша дәүләт хезмәтләрен» яңадан сату» мөмкинлеге каралмаган", - диелә монополиягә каршы федераль хезмәт хәбәрендә.