Дәүләт Думасы 2022 елның гыйнварыннан гражданнарның физкультура-сәламәтләндерү хезмәтләре өчен салым тотып калынуын күздә тоткан законны өченче, ахыргы укылышта кабул итте.
Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина новеллага болай дип аңлатма бирде: «Физкультура-сәламәтләндерү хезмәтләренә яңа социаль салым тотып калынган очракта, дәресләр һәркем файдалана алырлык булачак. Дәүләт кешеләрнең мөмкин кадәр күбрәк спорт белән шөгыльләнүе белән кызыксына. Бу бигрәк тә пандемия вакытында актуаль, ул вакытта кешеләрне сәламәтләндерү, сәламәтлекне саклау мөһим".