РАЙОН СУЛЫШЫ: җитәкчеләр белән киңәшмә

2021 елның 27 марты, шимбә

Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов рәислегендәге район җитәкчеләре белән киңәшмә бүгенге көндәге көнүзәк мәсьәләләрнең чишелешенә, язгы чорда иминлекне тәэмин итүгә, һәр тармакта законлы эшчәнлекне оештыруда куелган таләпләргә багышланды.

ЯҢА ВАЗИФАЛАРГА билгеләнгән җитәкчеләр – Иске Сәфәр авыл җирлеге башлыгы Мансаф Газизҗанов, Киров авыл җирлеге башлыгы Илназ Мәгъданов, “Коммунсервис” МУП оешмасы җитәкчесе Илназ Сәлаховны коллективка тәкъдим иткәннән соң, Энгель Нәвап улы райондагы яңалыклар белән таныштырды.  Актаныш район хуҗалыклары  терлекчелектә көндәлек көнлек савымны 205,5 тоннага җиткерде. Терлекчелектә үсештә нәтиҗәле эшләү белән беррәттән, район игенчеләре өчен җаваплы чор -  язгы чәчү кампаниясе башлана. Халык сорауларының хәл ителешендә район авыл җирлекләрен чиста су белән өзлексез тәэмин итү, тарифларны көйләү хезмәтен “Теплосервис” җәмгыяте башкарачак. Актаныш авылын су белән тәэмин итү “Коммунсервис” җаваплылыгында булачак. Язгы су ташуларны булдырмауда саклык чаралары күрелә. Федераль һәм региональ трассаларда булган 380 су торбасының 310 ы чистартылган.

ОПЕРАТИВ ХӘЛ. Өч атна дәвамында район эчке эшләр бүлеге тарафыннан 69 административ беркетмә төзелгән. Үзләрен халыкка танытуда кыңгыр юл сайлаучыларның әлеге чордагы “мактаулы хезмәтләр”е шул рәвешләре “02” хезмәтендә теркәлгән – үтерү белән янау, сугу очраклары, балыкчылар ятьмәсе, машина, телефон, йортка кереп көндәлек кирәк-ярак, продукция урлау.

БУРДАН ЯМАН саналучы янгыннар өч атнада дәвамында җирлекләрдә 6 очрак теркәлгән. Мунча яну очраклары соңгы елларда ешайды. Авыл халкының уяулыгы кимеде, үз каралты-курасының төзеклегенә битараф булучылар арта. Үзеңнең генә түгел, күрше-күләннең дә мунча, сарай кебек янкорылмаларына күз-колак булу, төзек тотуда ярдәмләшү кирәктер мондый очракта.

COVID БЕЛӘН ДУСЛАШУ. 27 март көненә районга барысы 810 вакцина кайткан, 696 кеше вакцина ясаткан. Ел башыннан ОРВИ һәм пневмония белән 757 райондашыбыз чирләгән. Яңа елдан COVID диагнозы рәсми расланган 19 очрак теркәлгән. Пандемия башланганнан әлеге сан – 71.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International