Дәүләт Думасы 2004 елның 30 декабренә кадәр (ягъни шәһәр төзелеше кодексын гамәлгә керткәнче) капиталь төзелеш объектлары сыйфатында төзелгән гаражларга кагылышлы «Гараж амнистиясе» турындагы законны өченче, ахыргы укылышта кабул итте.
Документ 2021 елның 1 сентябрендә үз көченә керә, регионнар һәм муниципалитетлар әзерләнә алсын өчен 2026 елның 1 сентябренә кадәр гамәлдә булачак.