Дәүләт Думасы кибетләргә һәм сәүдә үзәкләренә якын йортларда яшәүчеләрне тавыш рекламасыннан саклый торган закон проектын беренче укылышта кабул итте.
Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина новеллага болай дип аңлатма бирде: «Миңа һәм хезмәттәшләремә үзләренең йортында яки күрше сәүдә үзәгендә урнашкан кибеттән көннәр буе рекламалаучы тавыш ишетелүдән зарланып, гражданнар шикаятьләр белән мөрәҗәгать итә. Мондый реклама кешеләргә үз йортларында тыныч яшәргә комачаулый. Мондый рекламаның таралуына регламент булмау тискәре нәтиҗәләргә китерә".
Закон проекты тышкы диварларда, түбәләрдә һәм биналарның, корылмаларның башка конструктив элементларында яки аннан читтә тавыш-техник җиһазлардан файдаланып реклама таратуны чикли.