Дәүләт Думасы кибетләргә һәм сәүдә үзәкләренә якын йортларда яшәүчеләрне тавыш рекламасыннан саклый торган закон проектын беренче укылышта кабул итте.
Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина новеллага болай дип аңлатма бирде: «Миңа һәм хезмәттәшләремә еш кына гражданнар үзләренең йортында яки күрше сәүдә үзәгендә урнашкан кибеттән көннәр буе тавышлы рекламадан зарланып шикаятьләр белән мөрәҗәгать итә. Бу кешеләргә үз йортларында тыныч яшәргә комачаулый. Шулай ук эштә дә, офиста да бөтен игътибарны эшкә юнәлтергә мөмкин түгел. Тавыш рекламасының таралуына регламентлар булмау гражданнарга яшәргә комачаулый.