Бүген балалар иҗат үзәгендә мәктәп театр коллективларының "SCHOOL PERFORMANGE" республика фестиваль бәйгесенең район туры уза. Укучылар чит телдә, нигездә инглиз телендә ике көн дәвамында спектакль куя. 1-4 сыйныф укучылары “Әкият” жанрында, 5-8 сыйныф укучылары “Классик жанрда” төрле сәхнә әсәрләрен жюри хөкеменә тәкъдим итә.
Инглиз телендә иркен сөйләшү, авазларны дөрес әйтә белү, артистларның үз рольләренә туры килә торган киемнәре, театраль осталык, декорацияләр- барысын да районның иң көчле инглиз теле буенча педагогларыннан төзелгән комиссия энә күзеннән үткәрде.