«Гаилә архивын тапшыр» конкурсы ике этапта үткәрелә

2021 елның 1 марты, дүшәмбе

«Гаилә архивын тапшыр» конкурсы

ике этапта үткәрелә:

муниципаль район (01.03.20021-19.04.20021),

республика (01.06.20021-30.06.20021).

Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты конкурсның оештыручысы. Катнашу бушлай. Конкурска Татарстан Республикасының барлыкка килү һәм үсеш тарихын чагылдыручы гаилә архивлары кабул ителә (гаилә архивларының төп нөсхәләре Дәүләт архивына саклануга эләгә).

Җиңүчеләр дипломнар һәм акчалата призлар белән бүләкләнә:

50 000 сум – I урын өчен

30 000 сум – II урын өчен

20 000 сум – III урын өчен.

Конкурсның муниципаль этабында катнашу өчен гаризалар АМР Башкарма комитетының архив бүлеге тарафыннан электрон рәвештә һәм/яки 2021 елның 12 апреленә кадәр кабул ителә.

Барлык сораулар буенча да сез АМР башкарма комитетының архив бүлегенә түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итә аласыз: Актаныш авылы, Ленин урамы, 50 йорт, 3-44-18

Бүлек җитәкчесе Галимянова Айгөл Рәдис кызы, эл.почта: Aygul.Galimyanova@tatar.ru

Конкурс турында тулырак мәгълүмат белән Сез Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты сайтының «Грантлар, архив конкурслары " бүлегендә таныша аласыз»

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International