Казан дәүләт аграр университетында Россиянең атказанган фән эшлеклесе, профессор Гайнанов Хаҗип Сабир улының истәлегенә багышланган фәнни конференция аграр фән өлкәсендә заманча казанышлар темасына багышланды 26 февраль көнне. Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов әлеге конференциядә мөхтәрәм кунак - Хаҗип Сабир улының эшен дәвам итүчесе, укучысы буларак катнашты һәм чыгыш ясады. Актаныш авыл хуҗалыгы тармагында яңа технологияләрнең кулланылуы,
фән эшлеклеләренең, районга килеп, тәҗрибә участокларында яңача эшләү алымнарын өйрәтүе хакындагы чыгышын залдагылар алкышлап кабул итте аның.
Авыл хуҗалыгы тармагына белгечләр әзерләүдә Актаныш техникумы-Казан аграр университеты-район хуҗалыкларының өчьяклы килешү нигезендә эшләүләре дә уңай тәҗрибә буларак тәкъдим ителде конференциядә.