Традициягә тугры калып, Актаныш районы быел да Ватанны саклаучылар көнен спорт бәйрәме белән каршы алды. Бүген Актаныш, Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елы кысаларында, район оешмалары, предприятиеләре һәм мәгариф учреждениеләре хезмәт ияләренең кышкы спартакиадасына старт бирде.
Спартакиада нигезләмәсе буенча, катнашучылар чаңгы шуу, кул көрәштерү, гер күтәрү, аркан тартышу, йөзү , тимераякта узышу кебек спорт төрләрендә көч сынаша. Өстәвенә, гомуми урыннар чыгарганда, оешма-предприятиеләрнең бадминтон, волейбол, өстәл теннисы, шахмат буенча нәтиҗәләре дә исәпкә алыначак. Искәртеп үтәбез, әлеге ярышлар ай дәвамында барды.
Районның иң масштаблы кышкы спорт бәйрәмен район башлыгы Энгель Фәттахов ачып, барлык катнашучыларга уңышлар теләде.
Хакимият каршындагы мәйданда башланып киткән спартакиада район үзәгендәге берничә спорт объектында, “Бүләк” чаңгы трассасында дәвам итә.