«МИЛЛИ МУЛЬТFEST» РЕСПУБЛИКА БАЛАЛАР КИНОФЕСТИВАЛЕНЕҢ ЗОНА ЭТАБЫ АКТАНЫШТА ҮТӘ

2021 елның 20 феврале, шимбә

Бүген Актанышта «Милли мультfest» республика балалар кинофестиваленең зона этабы үтә.  Беренче зона 13 февральдә Зәй шәһәрендә оештырылган булса, аның өченчесе – Буада, дүртенчесе Казанда  гамәлләштереләчәк.

Бүген исә Актанышта үткән «Милли мультfest» республика балалар кинофестиваленең зона  этабында Актаныш, Минзәлә, Тукай, Сарман, Мөслим, Азнакай, Ютазы,  Баулы, Чистай районнары катнаша.  

Катнашучыларны Әлфия Авзалова исемендәге мәдәният йорты сәхнәсендә Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов, Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Татарстанның халык артисты Рамил Төхфәтуллин,  оештыру комитеты рәисе, «Татаркино» оешмасы җитәкчесе Миләүшә Айтуганова сәламләде.

 

Кинофестивальне гамәлгә куючылар: Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, «Казан дәүләт мәдәният институты» федераль дәүләт бюджет югары белем бирү мәгариф учреждениесе, «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе» ААҖ.

Балалар тарафыннан төшерелгән анимацион һәм кыска метражлы фильмнар бәйгесе игълан итүче «Милли мультfest» балалар кинофестивале бары тик татар телле фильмнарны гына кабул иткән. «Милли мультfest» фестиваленең төп шарты – ул миллилек.

«Фестиваль вазгыятькә туры килә: 2001 ел — Туган телләр елы, дип игълан ителде. Бәлки бу фестиваль телләр елының матур бер вакыйгасы булыр», — дип, үз фикерен белдерде  Миләүшә Айтуганова.

Кинофестиваль балалар мәдәниятен үстерүгә, анимация фильмнары аша балаларның һәм яшүсмерләрнең рухи, интеллектуаль өлкәсен баетуга ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Катнашучылар конкурста компьютер уеннары, мультфильмнар һәм кыска метражлы фильмнар тәкъдим итте.

Катнашучыларның эшләренә «Татаркино» директоры Миләүшә Айтуганова, жюри рәисе Рамил Төхвәтуллин, «Татармультфильм» ның баш режиссеры Сергей Киатров, «Далина графикс» студиясенә нигез салучы Айнур Дәүләтов бәя бирә.

 

“Конкурсның төп бурычы-IT, мультипликация һәм кино юнәлешләре буенча 7 яшьтән 14 яшькә кадәрге сәләтле балаларны ачыклау. Бу зур катлам, ул күптән җитди игътибар таләп иткән. Шуңа күрә бу идея иң югары дәрәҗәдә - Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургалиевич, татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов тарафыннан хупланды. Конкурс географик яктан киңәйтелер һәм Россия, халыкара дәрәҗәгә чыгар дип уйлыйм. Барысы да уңышлы булыр дип өметләнәм, чөнки беренче адым бик уңышлы булды, - диде Рамил Төхвәтуллин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International