Бүген, 12 февраль көнне, Әлфия Афзалова исемендәге район мәдәният йортында балалар бакчалары арасында "Йолдызлык - 2021" республика фестиваленең район туры гала-концерты үтте.
Бу көнне сайлап алу турларыннан үтеп, район сәхнәсенә күтәрелгән иң яхшы чыгышларны район җитәкчелеге, ата-аналар бергәләп тамаша кылды.