АКТАНЫШТА ТУЙЛАР ГӨРЛИ: Гашыйклар көне алдыннан Актанышта ике яшь гаилә теркәлде

2021 елның 12 феврале, җомга

Гашыйклар көне - 14 февраль якынлаша. Яшьләр бу көнне аеруча зарыгып көтеп ала, яраткан кешеләрен котларга, мәхәббәт хисләрен белдерергә ашыга. Ә менә Актаныш районында яшәүче ике яшь пар өчен быелгы Гашыйлар көне аеруча истәлекле, үзенчәлекле булачак, чөнки алар үз никахларын нәкъ менә 14 февраль алдыннан рәсмиләштерде.


Туй мизгелләре һәрчак күңелле булса да, истәлекле көнне теркәлү – анысы инде, чын мәгънәсендә, бәхет эше. Бүгеннән рәсми төстә гаилә булып яши башлаган Айсылу белән Данияр Кәшбуллиннар, Назлыгөл белән Булат Бәдретдиновлар үз гаиләләренең бәйрәм алдыннан теркәлүен очраклылык дип бәяләми, киресенчә, кулны-кулга тотынып үтәсе юллары озын-озак, бәхетле булуга бер ишарә бу алар өчен.


Яшь парларны беренчеләрдән булып район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлфинә Мөхәммәдиева тәбрикләде, аларга үзенең изге теләкләрен җиткерде, бәхетле, матур гаилә тормышы теләде.


Сүз уңаеннан, узган ел Актанышның ЗАГС бүлегендә 109 пар теркәлгән булган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International