Актаныш районы авылда мал тотучыларга ярдәм күрсәтү формасын үзгәртә. Әлеге хакта бүген районда узган 24 форма киңәшмәсендә Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов хәбәр итте. Мини-ферма төзергә теләгән хуҗалыкларга район ярдәме булдырылды. Өч сыер асраучыга – 50 000, дүрт сыер асраучыга – 60 000, сигез сыер асраучыга 100 000 сум күләмендә. Шәхси ярдәмче хуҗалыгында мал санын арттырырга теләүчеләр шул рәвешле, районнан ярдәм алып, лапас салырга, мал алырга һәм республика программаларында да катнашырга мөмкин. Әлегә кадәр авылда тана алучыларга акчалата субсидия һәм күпләп сыер тотучыларга саву аппараты бирелде.
Ай дәвамында терлекчелек тармагында нәтиҗәле эшләгән авыл җирлеге башлыгына, хуҗалык җитәкчесенә “Ат” сыны белән бирелүче кызыксындыру – акчалата премия суммасы да артты. Авыл башлыгына - 10 000, җиңүче күмәк хуҗалыкка – 40 000, икенче урынга – 30 000, өченче урынга 20 000 сум күләмендә.
Моннан тыш, тагын бер саллы кызыксындыру – Актаныш район җирлегендә эшләп килүче Актаныш сөт комбинаты заводка иң күп сөт тапшырган хуҗалыкка үзенең кызыксындыру бүләген – акчалата премия тапшыра. Гыйнвар ае нәтиҗәләре буенча әлеге премиягә “Әнәк” агрофирмасы лаек булды. Агрофирма гыйнвар аенда заводка тәүлегенә 24 тонна сөт тапшырган.