Актанышта оешма-предприятиеләрнең фасадларын формалаштыру буенча эшлекле сөйләшү узды

2021 елның 12 феврале, җомга

Актаныш район үзәген тәртипкә китерү, яшелләндерү һәм төзекләндерү эшләрен бердәм формалаштыру  буенча планлы эш дәвам итә. Көз көне оешма-предприятие янбакчаларындагы, парклардагы агачларны формалаштыру буенча мастер-класслар узган иде. Чәчкәлекләрне милли орнаментлар рәвешендә ясау буенча да эшлекле сөйләшү узды һәм күпме чәчәк үсентесе кирәк булачагы да алдан планлаштырылды. 11 февраль көнне Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов катнашында узган  киңәшмәдә оешма-предприятиеләрнең фасадларын формалаштыру буенча эшлекле сөйләшү узды, фикер-тәкъдимнәр тыңланды, эш планы билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International