МӨҺИМ ОЧРАШУ: Бүген Актанышта сыендыручы һәм опека гаиләләренең ата-аналары белән киңәйтелгән утырыш үтте. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева рәислегендә үткән чарада Яр Чаллы шәһәренең "ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны гаилә коруга ярдәм итү, тәрбиягә бала алган гаиләләрне әзерләү һәм алып бару үзәге" дәүләт бюджет учреждениесе" җитәкчесе Галина Сатаева, район опека һәм попечительлек бүлеге башлыгы Рәмилә Закирҗанова, җирлек башлыклары, мәктәп директорлары, белгечләр катнашты.
Бүгенге көндә Актаныш районында гаиләдә тәрбияләнүче ятим һәм караучысыз калган балалар саны 67. 26 гаиләдә 37 бала, 9 сыендыручы гаиләдә 29 бала тәрбияләнә. 45 гаиләдә улыкка һәм кызлыкка алынган 55 бала исәпләнә.