6 февраль көнне Киров авылында гомер кичерүче Рәйсә Салихҗан кызы 95 яшьлек олуг юбилеен каршылады.
Юбилярны гомеренең истәлекле көне белән районның башкарма комитет җитәкчесе Илшат Габдулхаев тәбрик итте. Илшат Илфат улы туган көн иясенә үзенең шәхси котлаулары белән бергә Россия Президенты Владимир Путинның котлау хатын, район башлыгы Энегль Фәттаховның тәбрик открыткасын,күчтәнәч кабын тапшырды.
.jpg)
Гомер буе колхозда эшләгән тыл ветераны Рәйсә Хөснетдинова, шөкер, бәхетле картлык кичерә. Улы Мөбәрәк, килене Зәйнәп тәрбиясендә, оныкларының хөрмәтен, яратуын тоеп яши ул.