Быел Актаныш районы җирлекләрендә үткән халык җыеннарында иң актуаль темаларның берсе булып 2020 елда бөтен яшәешне “параличлаган” пандемия торды. Коронавируска каршы вакцина ясату – ясатмау мәсьәләсе дә кайбер җирлекләрдә кабыргасы белән куелды.
Аккүздә гамәлләштерелгән хисап җыенында әлеге заман афәте, аның куркыныч нәтиҗәләре, коронавирустан саклану чаралары хакында Иске Байсар табиблык амбулаториясе баш табибы Альберт Сафиуллин бәян итте.
Табиб 2020 елны сәламәтлек саклау өлкәсе өчен дә, халык өчен гаять авыр, сынауларга бай ел дип бәяләде.
“Башта авыручыларны Яр Чаллы шәһәренә озата бардык, әмма пандемия таралган саен, авыручылар саны да кискен арта торды. Нәтиҗәдә, Чаллы хастаханәләре бик авыр хәлдә булганнарны гына кабул итә башлады, калган авыруларны дәвалау үзебезгә калды. Шуны әйтә алам, амбулатор дәваланган бер генә авыру да вафат булмады. Табиблар, шәфкать туташлары алсыз-ялсыз хезмәт куйды, үзләре дә, билгеле, чирдән сакланып кала алмады. Ел бик авыр булды”,- дип сөйләде үзе дә әлеге авыруны үткәргән Альберт Сафиуллин.
Бүген пандемиядән котылуның бердән-бер юлын вакцина ясауда күрә Иске Байсар табиблык амбулаториясенең баш табибы. Әлеге процедураны район үзәк хастаханәсендә дә, Байсар амбулаториясендә дә үтәргә мөмкин. Ул тулысынча бушка башкарыла. Моңа кадәр вакцина ясатучылар аның сәламәтлек өчен зыянын тоймаган. Хәер, Альберт Сафиуллин үзе дә коронавируска каршы прививка ясаткан. Тискәре күренеш – икенче көнне тән температурасы бераз күтәрелгән.
“Чир эләктереп, ике атна реанимациядә ятканчы, бер көн температура белән йөрү күпкә яхшырак. Ул авыру бик мәкерле, ярый да тулысынча терелеп чыга алсаң”, - диде ул, залда утыручыларга вакцина турында аңлатканда. Сүз дә юк, вакцина ясау ирекле – бер генә табиб та бер генә кешене дә мәҗбүрили алмый.
“60 процент кеше вакцинацияләнми торып, авыру чигенмәячәк. Пневмания белән өчәр тапкыр авыручылар булды. Дүртенче тапкырын ничекләр кичерербез – менә шул куркыта. Мин гомум-гамәли табибка күренеп, вакцина ясарга тәкъдим итәм”, - дип, мөрәҗәгать итте ул халыкка.
65 яшьтән өлкәнрәк абзый табибка соравын юллады: “прививка ясатканчы антитәнчекләргә анализ бирергә кирәк диләр бит. Алар булса, вакцина ясатылмыймы?”- диде ул. Табиб сүзләреннән аңлашылганча, организмда антитәнчекләр булса да, вакцинаның зыяны булмаячак.