8 февраль көнне Актаныш муниципаль район Советының дүртенче чакырылыш җиденче утырышы үтте. Ул районның 2020 елдагы социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләренә һәм 2021 елга билгеләнгән максат-бурычларга багышланган иде.
.jpg)
Утырыш эшендә Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин, ТР Яшьләр эшләре министрлыгының территорияләр белән эшләү бүлеге мөдире Илнур Сәгыйтов, муниципаль берәмлекләр башлыклары һәм депутатлар, районның җитәкчелек составы катнашты.
2021 елга районның социаль-икътисади үсеш эшчәнлеге йомгаклары һәм 2021 елга бурычлар турында төп хисапны район башлыгы Энгель Фәттахов тотты. Үз чыгышында ул район Советы, башкарма комитет, аның бүлекләре, министрлыкларның һәм ведомстволарның территориаль бүлекләре эшчәнлеге икътисад үсеше һәм социаль бурычларны үтәү белән бәйле булган мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлдерелде, дип билгеләп үтте. Тулаем ел республика һәм район билгеләнешендәге максатчан программаларны тормышка ашыруда нәтиҗәле булган.
Район башлыгы төзелеш, социаль хезмәт, медицина, мәгариф, мәдәният, торак-коммуналь хуҗалык тармагындагы эш торышын, демографик хәлне, башкаларны да анализлады, казанышларыбызны телгә алды, бурычларыбызны бәян итте.
Утырыш кысаларында Әтәс авыл җирлеге башлыгы Эльвира Насыйрованың, “Актаныш агрегат заводы” ябык акционерлык җәмгыяте җитәкчесе Гадел Хисматуллинның, Актаныш технология техникумы директоры Ландыш Шәмсунованың чыгышлары тыңланды.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев үз чыгышында Актаныш районының социаль-икътисади үсешенә күзәтү ясады, булган мөмкинлекләрдән файдаланып, нәтиҗәләрне тагын да арттырга кирәклекне ассызыклады.
Бүген күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре өчен җиде райондашыбызга төрле дәрәҗәдәге дәүләт бүләкләре тапшырылды. Хезмәт уңганнары аларны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев кулыннан кабул итеп алды.