БЕР ТАМЧЫ ДЕГЕТ БЕР МИЧКӘ БАЛНЫ БОЗА: Богады авыл җыеныннан (+ФОТО)

2021 елның 3 феврале, чәршәмбе

          Авыл җирлеге башлыклары чыгыш ясарга тәмам өйрәнеп бетте: хисап җыеннары алдыннан аны уздыруга карат куелган таләпләрнең берсе –төп докладчының чыгышы 40 минуттан артмаска тиеш иде. Өстәмә чыгышлар өчен 5-7 минут, сорау-тәкъдимнәргә 3 минут вакыт бирелә. Ни кызганыч, регламент күп җыеннарда сакланмады, шул сәбәпле, халык фикерен тыңлау, халык сүзен ишетү елга бер тапкыр да була алмады.
           Иске Богады авыл җирлеге башлыгы Илсур Фәттахов 1 сәгать 15 минут дәвамында җирлекнең эшчәнлеген, узган елгы хисап җыенында халык тарафыннан бирелгән сорауларның үтәлеше, үзара салым акчаларына башкарылган эшләр турында гына сөйләп калмады, проблемаларга да тукталды.
Иң үзәккә үткәне- районның бәлигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясенә Богады гаиләләренең бик еш җәлеп ителүе. Әлеге гаиләләргә, балаларга карата игътибарны бакча, мәктәп белән беррәттән, авылның “Хатын-кызлар Советы”, мәктәпнең “Ата-аналар комитеты” кебек җәмәгать тәртибендә эшләүче оешмалар да ныклы контрольгә алырга тиеш. Кыш үтеп барса да мәктәпнең физкультура дәресләре өчен чаңгы юлы салынмаган, хоккей тартмачыгы да кар астында. Балаларны ничек тә телефон, компьютер алдыннан аерып алып саф һавада йөртергә, буш вакытын физик эш яки күнегүләр белән тулыландырырга кирәклеген урынлы искәртте электән физкультура укытучысы булган авыл башлыгы.
               Илсур Филис улы мәдәният йорты хезмәткәрләренең бүгенге эшчәнлегеннән канәгать булмавын да белдерде. Авылның котын алып торган клуб быел федераль программа кысаларында төзекләндерелде, гомуми төзелеш эшләре1,5 миллион сумга төшкән.
             - Яңа клуб яңа сулыш алырга тиеш! Шушы җылы, якты, матур бинага халык җыелсын, ял итсен, шөгыльләнсен,- диде авыл башлыгы.
              Авыл җирлеге җитәкчелегенә караган оешмаларда эшләүчеләр вакытында эшкә килергә тиешлеген дә искә төшерде җитәкче. Шулай ук яз җитүгә сарык-кәҗә малын үз иркенә чыгарып җибәргән хуҗалар тәнкыйтькә дучар булды, быелгы җәйдә инде аларга штрафлар түләргә туры килмәгәе. Җирлекләрдә яшьләр белән эшләүче белгеч булмау да авыл башлыгын борчый. Бүген җирлектә унбер буйдак егет бар, 2020 нче елда нибары ике генә гаилә корганнар.
                Өмәләрдә актив катнашу, язын-көзен зират чистарту, янгыннан саклану, урманнар, елга буйларына чүпләр ташламау, ихата, капка төпләрен тазарту, чәчәкләр утырту- 2021нче елда авыл башлыгы халыкны шушы бурычларны үтәргә чакырды.
Авыл җирлеге җитәкчелеге үз ягыннан Иске Богадының үзәк урамын асфальтлы итүне йөкләмә итеп алды, бу уңайдан район җитәкчелегеннән ярдәм сорады.
                  Район хакимияте белән Иске Богады җирлеге арасындагы ике яклы килешүнең җиде пункты үтәлмәде. Шуның берсе- дәүләт программалары аша мал тотучыларга ярдәм итү. Район Советы рәисе урынбасары Рәйхан Галимҗанова җыенга кадәр Яңа Җияш авылында ишле мал асраучы Илнур һәм Тәнзилә Басыйровлар, Иске Богадыдан Илназ һәм Эльвира Нигъмәтуллиннар белән очрашып республика, район тарафыннан бирелә торган субсидия- ярдәмнәр турында аңлатты. Күзгә-күз карап сөйләшү үз нәтиҗәләрен күрсәтми калмас.
                   Озын-озак чыгыш халыкны гына түгел, җитәкчеләрне дә ялкытты. “Тамыр” хуҗалыгы рәисе Ильяс Мирзаянов, гафу үтенеп, җыеннан чыгып китте. Югыйсә хуҗалыкта эшләүчеләр, гомер һәм хезмәт елларын фәкать туган авылга, туфрагын эшкәртеп иген игүгә, тездән пычрак ерып, фермага менеп сыер савуга багышлаган өлкәннәр районның иң зур хуҗалыгының бүгенгесе турында мәгълүматлы булырбыз дип килгән булганнардыр...
                   Ә без... ә без калдык. Авыл халкы үзәк хастаханәдә үзләрен дәвалаячак гомумгамәли табиб Булат Ильяс улы белән танышты. Табиб җирлектәге 11 сәламәтлеге чикләнгән кешенең льготалардан файдалануын, ә 30 кешенең бушлай дәва һәм дарулардан баш тартуын әйтеп, уйланырга чакырды. Булат Ильяс улы өлкәннәрдә үзенә карата симпатия уята алды кебек, аның саф татарча, аңлаешлы сөйләме апа-абыйларның йөрәгенә сары май булып ятты.
                Баш табиб урынбасары Светлана Корбанова, “Россельхозбанк” җитәкчесе Данияр Салихҗанов, ветеринария берләшмәсеннән Илнар Кадыйровның чыгышларында авыл кешесе өчен бик кирәкле мәгълүматлар яңгырады.

                Иске Богады авыл җирлеге башлыгы Илсур Фәттахов җирлек халкының сәламәтлеген саклауда фидакарь хезмәт куйган фельдшерлар- Сәрия Гыйльфановага, Рәмзия Арслановага, Розалия Индус кызына Иске Богады, Яңа һәм Югары Богады, Яңа Җияш, Каенлык, Солтангол авылларында гомер итүче олысы-кечесе исеменнән рәхмәт әйтеп, Рәхмәт хаты тапшырды.
             Коронавирус инфекциясе белән бәйле пандемия чорында бу шәфкать ияләренә җирлектә аеруча тырышлык һәм хезмәт куярга туры килде. Барысы да Гиппократ антына тугры булып, көн дими, төн дими ярдәмгә ашыгалар, вакытлары белән дә, сәламәтлекләре белән дә хисаплашмыйлар. Район Советы рәисе урынбасары Рәйхан Галимҗанова да район җитәкчелеге исеменнән табибларга, фельдшерларга рәхмәт белдерде.
             Иске Богады авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рания Әхмәтова да хезмәттәге уңышлары өчен хөрмәтләнде.

             Район Советы рәисе урынбасары Рәйхан Галимҗанова районның 2020нче елдагы социаль-икътисадый үсеше, 2021 нче елга куелган бурычлар турында таныштырды. Җирлек җитәкчелеген кул астындагы оешмалар, аларның хезмәткәрләре белән, иң мөһиме-халык белән аңлашып эшләргә чакырды. Җирлек халкының төп өлешен эш яшендәгеләр алып тора, пенсионерлар-22 процент, бәс, шулай икән, Богадының гөрләтерлеге бар әле, иреген генә кысмасыннар хисап җыелышындагы кебек. Әйтәсе сорау-мөрәҗәгатьләрен ничә көннәр күңелләрендә йөрткән өлкәннәр, авыл башлыгының тиз-тиз генә “Сораулар бармы? Булмаса, җыелыш тәмам!”дип киңәшмәне ябып куюыннан тәмам аптырап калдылар. Гүя тагын бер елга авызларын йозакка бикләргә куштылар...

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International