Актаныш мәктәпләрендә туклану торышы канәгатьләнерлекме?

2021 елның 3 феврале, чәршәмбе

Дәүләт Советында каралачак балаларны тукландыру мәсьәләсе кысаларында, ТР Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин Актаныш районы мәктәпләрендә булып, ашханәләрнең эшчәнлеге белән танышты.


28 гыйнвар көнне Альберт Галимҗан улы, район башлыгы урынбасары Рәйхан Галимҗанова белән берлектә, Актанышның беренче һәм икенче санлы мәктәпләренең ашханәләрендәге вәзгыятьне өйрәнде.


Тикшерү барышында ашханәләрнең санитар торышы, туклануны оештыру, ашханәдә меню һәм контроль ризык булуы, ризыкларның температура режимын үтәү, туклану сыйфаты бәяләнде.


Мәктәп ашханәләрендә булган проблемалар да читтә калмады. Аларның иң җитдие – бүген үзәктәге белем бирү учреждениеләрендәге ашханәләр укучыларны сыйдырып бетерергә сәләтсез. Балалар - күп, урыннар - аз. Икенче җитди проблема – поварларның һәм кухня эшчеләренең хезмәт хакы бик түбән булу.


Альберт Хәбибуллин менә шул мәсьәләләр буенча мәктәп җитәкчелеге һәм эшче коллективның фикерләрен тыңлады, әлеге проблемаларның һичшиксез Дәүләт Советына ирештереләчәген искәртте депутат.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International