ЯШЬЛЕКНЕҢ МАТУР МӘЛЕ: Актанышта район җитәкчелеге катнашында студентлар очрашуы үтте

2021 елның 3 феврале, чәршәмбе

30 гыйнвар көнне  Актанышның Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният йортында оештырылган студентлар очрашуын район башлыгы Энгель Фәттахов ачты. Беренче чиратта Энгель Нәвап улы залга җыелган студентларны кышкы сессияне уңышлы тәмамлаулары белән тәбрик итеп, аларга киләчәк укуларында да уңышлар теләде.


- Без сезнең барыгызны да Актанышка кайтып эшләргә өндәмибез. Иң мөһиме - без сезнең белән лаеклы горурланырга тиеш. Ил, район сезгә мохтаҗ, - диде ул үз чыгышында.

Район башлыгы студентларга Актаныштагы яңарышлар хакында бәян итте. Алга куелган максат-бурычларны билгеләде. Бу эшләрне тормышка ашыруда, әлбәттә, яшьләрнең, яшь белгечләрнең булуы зарур.


- Без сезне районда һәрвакыт көтәбез. Хезмәт юлыгызны Актаныш белән бәйләргә карар кыласыз икән, без сезгә ярдәм кулы сузарга әзер. Эшле булыгыз, белемле булыгыз, тәрбияле булыгыз, сәләмәт булыгыз, - диде, студентларга мөрәҗәгать итеп, Актаныш районы башлыгы.

Студентлар алдында район прокуроры урынбасары Руслан Заһретдинов чыгыш ясады. Руслан Бәйрәмгали улы студентларны закон таләпләрен үтәп, тәртипле тормыш рәвеше алып барырга чакырды.

Актаныштагы студентлар очрашуы күңелле викторина белән дәвам итте. Укучылар белән  студентлар үзара тапкырлыкта, зирәклектә, чаялыкта көч сынашты. Тәкъдим ителгән биремнәр аша залда утыручылар командаларның җыр-бию осталыкларын да, җор теллелекләрен дә күрделәр. Нәтиҗәдә, өч команда арасында өченче урынны Актаныш технология техникумы студентлары яулады, икенче урында – башка шәһәрләрдә белем алучы студентлар. Җиңүчеләр исеменә исә укучылар командасы ия булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International